Зәй офыклары

Салат яфраклары белән "Җәй" кабымлыгы әзерлибез

Кабымлык өчен төрле эчлек алырга мөмкин.

Салат яфракларын юып, киптерегез. 

Эчлек өчен сыр, краб таякчыкларын угычта уыгыз, вакланган сарымсак, тоз, борыч, вакланган укроп, майонез өстәп болгатыгыз. 

Салат яфрагын конверт сыман төреп, эченә эчлек салыгыз. Конвертларны матур итеп савытка тезегез, гранат төшләре яки барбарис җиләге белән бизәгез. Башка төрле әчкелтем җиләк тә ярый. 

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: