Зәй офыклары

Шоколадлы кекс пешерәбез

Әлеге кекс камырына чикләвек, җиләк, шоколад өстәргә мөмкин.

Кекс камыры бик гади әзерләнә: 200 мл җылы (40 градус чамасы) суга 80 мл үсемлек мае, 130 грамм шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы сода, 80 грамм бал, 40 грамм какао, 200 грамм он салып болгатабыз. Аннары камырга 50 грамм чикләвек, бераз җиләк (туңдырылган җиләк булса да ярый), шоколад кисәкләре өстәргә була. Соңгыларын өстәмәсәң дә була. 

Камырны майлы табага яки формага салып 180 градуста 35-40 минут мичтә пешереп алабыз. Суытып, шикәр пудрасы, җиләкләр  белән бизәп табынга бирәбез.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: