Зәй офыклары

Шоколадлы күмәчләр

Бу камыр ризыгын әзерләү өчен әз генә вакыт һәм теләк кенә кирәк.

Камыр өчен 1 стакан җылы сөткә 0,5 стакан җылы су, 0,5 стакан үсемлек мае (яки эретелгән сыер мае), тоз, шикәр комы, чүпрә, он салып, камыр басыгыз. Камырны бер сәгатькә җылы урынга куеп торыгыз. Камырны 50 граммлы кисәкләргә бүлеп, һәркайсын түгәрәкләп җәегез. Уртасына ике телем шоколад куегез. Камырның кырыен дүрт урыннан кисеп җибәрегез. Фотода күрсәтелгәнчә, күмәчне роза формасында җыегыз. Өстенә кунжут орлыгы сибәргә була. Күмәчләрне майлы табага тезеп, мичтә пешереп алыгыз. Шоколадны куе повидло яки кайнатма белән алыштырырга була.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: