Тавык канатларын әзерләүнең бер ысулын тәкъдим итәбез.
8 тавык канатын икегә бүлеп кисегез. 8 аш кашыгы соя соусына 2 аш кашыгы бал өстәп яхшылап болгатыгыз һәм канатларны ике-өч сәгать шушы маринадта тотыгыз. Аннары канатларны майлы табага тезеп, мичтә пешереп алыгыз.
Тәмле булсын.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз