Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Суган соусында тавык әзерлибез

Әлеге ризык яһүд (еврейлар) кухнясыннан.

Иң башта 6-7 баш эре сыганны эре итеп озынчы турыйбыз. Аны майлы табага салып, ачык төскә кергәнчке (фотода күренә) кыздырабыз. Суганга 1 чәй кашыгы сода өстибез һәм болгатабыз. Реакция нәтиҗәсендә суган сары төскә керә. Шушы суган өстенә 1 кг тавык кисәкләрен тезәбез. Тоз, борыч, тәмләкечләр өстибез. Өстен каплап, сүрән утта 20 минут пешерәбез. Аннары өстен ачып, тавыкны әйләндерәбез, тагын тоз, борыч, тәмләкечләр өстибез. Өстен каплап, сүрән утта ярты сәгать пешәрәбез. Ахырдан суган бөтенләй эреп бетеп, бик тәмле соуска әйләнә.

Тәмле булсын.

Ләйлә Мостафина фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев