Зәй офыклары

“Ташбака” торты

Гади генә әзерләнә торган тәмле торт белән якыннарыгызны сыйлагыз.

Торт камыры өчен 5-6 йомырка, 3 кашык куертылган сөт, 1,5 стакан шикәр комы, разрыхлитель, ванилин, якынча 300 грамм онны бергә кушып, болгатыгыз.

Крем өчен: 1 стакан каймак, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм куертылган сөтне кушып болгатыгыз.

Камырны кашык белән майланган пергаментка салып чыгыгыз. Мичтә пешереп алыгыз. Һәр “коймакны” яхшылап кремда әвәләп, ташбака формасында тезеп чыгыгыз. Теләгәнчә бизәгез. Бизәү өчен берничә “коймактан” ташбаканың башын, койрыгын һәм тәпиләрен ясагыз, өстенә шоколад сибегез. Тортны берничә сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.

Тәмле булсын.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: