Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Ташкабактан кышка "Глобус" салаты әзерлибез

Кабачкилар һәм борыч төрле төстә булса матур килеп чыга.

Салат ясар өчен 3 кг ташкабак (кабачки), 400 грамм суган, 400 грамм кишер, 400 грамм татлы борыч,  2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы (кабып карап, чамалап салырга кирәк), 1 стакан үсемлек  мае, 1 стакан  9 процентлы уксус  кирәк булачак.

Кабачкилар һәм борыч төрле төстә булса матур килеп чыга. Кабачкиның  кабыгын чистартмыйча, борыч, суган һәм кишерне соломкалап турарга кирәк. Салатның бөтен ингредиентларын бергә кушып, болгатып, өстәлдә берәр сәгать чамасы торсы. Шуннан соң  банкаларга салып,  тастымал җәелгән сулы кәстрүлгә куеп, кайнап чыкканнан соң 15-20 минут стерильләштерәсе. Капкачларын ябып куясы.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев