Зәй офыклары

Ташкабактан тиз әзерләнә торган салат

Бу салатны ясагач та табынга бирергә була, ә инде әзрәк суыткычта торса, тагын да тәмлерәккә әйләнә.

Салат ясар өчен 1 яшь ташкабак, 1 баш суган, 1 кишер, 2 тырнак сарымсак кирәк була. Ташкабак һәм кишерне кореяча кишер ясый торган угычта уыгыз яки вак нечкә соломкалап турагыз, суганны нечки итеп турагыз. Барысын бергә кушып, 2 тырнак сарымсакны ваклап салыгыз, тоз, шикәр комы, кара борыч, 0,5 чәй кашыгы 9 процентлы уксус, 2 кашык үсемлек мае өстәп болгатыгыз. Беразга суыткычка куеп торыгыз. Төне буе торса да ярый. Бизәп табынга бирегез.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: