Зәй офыклары

"Тбилиси" салаты әзерлибез

Ял көннәрендә якыннарыгызны грузинча "Тбилиси" салаты белән сыйлагыз.

Салат өчен 200 грамм пешкән сыер ите, 200 грамм консерваланган кызыл фасоль (банкадагы соусыннан чайкатып, саркытыгыз),  50 грамм әстерхан чикләвеге, 1 баш кызыл суган, 2 татлы борыч, яшел тәмләткечләр кирәк була. Барысын саламлап турагыз, өстенә соус салып, болгатыгыз.  Соус өчен 3 аш кашыгы  уксус (винный уксус), 4 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, кара борыч, кызыл борыч, шикәр комы, 2 тырнак сарымсакны ваклап бергә туглагыз.

Тәмле булсын!

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: