Зәй офыклары

Тутырманың эченә кемдер ит кенә, кемдер бавыр тутыра

Татарның иң тәмле һәм үзенчәлекле ризыкларының берсе ул – тутырма.

Безнең гаиләдә тутырманы иптәшемнең әнисе – Дания Мостафина бик тәмле итеп әзерли. Менә аның ысулы.

Юан сыер эчәге кирәк булачак. Якынча  1 кг бавырга бераз майлы сыер ите, 3-4 баш суган, сарымсак,  2/3 стакан дөге,  1-2 стакан кайнар шулпа яки су, тоз, кара борыч алына.

Бавыр, ит, суган, сарымсакны иттарткычтан чыгарып, дөге, тоз, борыч белән кушып, кайнар су яки шулпа салына. Эчлек бер башы бәйләнгән эчәккә тутырыла, 5-6 см бушлык калдырып, эчәкнең икенче башы  да бәйләнә.

Тутырманы шушы килеш морозилкада туңдырып сакларга да була.

Пешерәсе булса, тоз өстәлгән кайнап чыккан суга салып, 1 сәгать (озаграк та булырга мөмкин) чамасы пешерәсе. Бераз пешкәч, берничә җирдән инә белән тишәргә кирәк.

Пешеп чыккач, безнең әни табага салып, тутырманы беразга мичкә куеп ала. Аның тышы бик тәмле була.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: