Зәй офыклары

Яңа ел табынына - чикләвекле тавык

"Яңа ел табынына" флешмобында Зәйдән Лилия Хафизова чикләвекле тавык тәкъдим итә.

Чикләвекле тавык өчен маринад ясыйбыз. Маринад өчен соя соусы, сарымсак, тәмләткечләр, тоз, 2 аш кашыгы бал кирәк. Тавыкны кисәкләргә бүлеп, беразга маринадка салып куябыз, аннары тавык кисәкләрен  вакланган әстерхан  чикләвегендә әвәләп, мичтә кыздырабыз. Теләгән гарнир белән табынга бирәбез.

Тәмле булсын.

Лилия Хафизова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: