Зәй офыклары

Нәзилә Тучыбаева Яңа ел табынына итле рулет тәкъдим итә

"Яңа ел табынына" флешмобына Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүче Нәзилә Тучыбаева кушыла. Ул итле рулет ясарга өйрәтә.

- Яңа ел табынына үз кулың белән ясала торган җиңел һәм җайлы  колбаса рецепты тәкъдим итәм. Бу колбаса шаурма ясарга да ярый, иртәнге чәйгә бутерброд итеп ашарга да бара. Кич белән ашап куйсаң да була, бер зыяны юк, - ди Нәзилә Тучыбаева.

Тавык рулеты ясар өчен 1 кг тавык филесы, 25 грамм желатин, 2 тырнак сарымсак, тоз, папика, кара борыч, коры үләннәр кирәк булачак.

Тавык итен зур булмаган кисәкләргә кисәбез, сарымсакны угычта уып, барлык ингредиентларны яхшылап аралаштырабыз, азык-төлек пленкасына салабыз, рулет формасына китереп (ныклык өчен 7-10 кат), тыгызлап бәйлибез. Суга салып 1 сәгать пешерәбез. Судан алып, суытабыз. Суыткычка алып куябыз.

Тәмле булсын.

Нәзилә Тучыбаева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: