Зәй офыклары

"Яңа ел табынына" традицион салатны яңача әзерлибез

"Зәй офыклары" "Яңа ел табынына" флешмобы игълан иткән иде. Беренче катнашучыбыз Лариса Мөхетдинова традицион "Селедка под шубой" салатын үзенчәлекле итеп тәкъдим итә.

Салат гадәттәгечә катлап-катлап ясала.
Беренче кат - угычта уылган пешкән бәрәңге, майонез.
Икенче кат - туралган тозлы селедка балыгы, башлы суган, майонез.
Өченче кат -  угычта уылган пешкән кишер һәм пешкән йомырка, майонез.
Дүртенче кат - угычта уылган пешкән чөгендер, майонез.
Өстен балык формасында яшел кыяр кисәкләре белән бизәргә кирәк. 

Тәмле булсын.

Лариса Мөхетдинова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: