Зәй офыклары

Яшел помидордан кышка салат

Бу салатны нәкъ менә хәзер ясау урынлы булыр, чөнки бакчадан помидор уңышын җыеп кердек инде.

1,5 кг яшел помидорны түгәрәкләп кисәбез. Ике зур кишерне угычта уабыз (корейча салат ясау очен угыч булса, матур була). 5 тырнак сарымсакны ваклыйбыз. Яшел петрушканы турыйбыз. Яшелчәләрне бергә кушып, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 кашык борыч (төрле борычлар булса әйбәт), ярты чили борычы, 30 мл 9 процентлы уксус, 100 мл үсемлек мае өстибез. Болгатып 4 сәгатькә калдырабыз. Аннары чиста банкаларга салып,  су салып, тастымал җәелгән кәстрүлгә уеп 15 минут стерильләштерәбез. Капкач беләп каплап куябыз.

Бу күләмнән ике бер литрлы банка салат килеп чыга. 

Тәмле булсын. 

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: