Зәй офыклары

Яшелчәләр белән ит кәтлите

Бу кәтлит бик йомшак һәм тәмле килеп чыга, юри генә ясап карагыз.

Кәтлит өчен 0,5 кг ит фаршына вак угычта уылган 1 зур чи кишер, вак итеп туралган яки блендер белән изелгән 1 баш эре суган, тоз, борыч, тәмләткечләр, 1 чи йомырка салып, бергә кушып куегыз. Массаны бераз “кыйнап” алсаң да әйбәт. Бераз ял итсен. Массадан кәтлитләр ясап, майлы табага тезегез, мичкә куеп, пешерегез. Бераз пешкәч, су өстәргә кирәк. Әзер кәтлитләрне теләгән гарнир белән табынга бирегез.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: