Зәй офыклары

Яшелчәләрдән "Җәй" салаты ясагыз

Бу салатка үзегез теләгән чикләвек һәм тавык ите өстәргә мөмкин.

Зур тәлинкәгә салат яфракларын, руккола, шпинатны кул белән өзгәләп салыгыз. Салат өстенә 1 туралган яшел кыяр, 1 помидор, редиска петрушка һәм укроп турап салыгыз. Өстен пешкән йомырка белән бизәгез.

Соус өчен кечкенә банкага 2 аш кашыгы соя соусы, тоз, кара борыч, 1 аш кашыгы горчица, 0,5 аш кашыгы керән, бераз гына шикәр комы, уксус (салмасаң да була), 2-3 аш кашыгы үсемлек мае (яки зәйтүн мае) салып, капкачын каплап, яхшылап селкетеп болгатыгыз.

Соусны яшелчәләр өстенә агызып, чикләвек яки кунжут орлыгы сибегез.

Тәмле булсын.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: