Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Зәйдә яшәүче Баһаутдиновлардан "Яңа ел табынына" - корн дог

"Яңа ел табынына" флешмобының киләсе катнашучысы - Баһаутдиновлар гаиләсе.

Булат һәм аның апасы Азалия әниләре Ләйсән белән корн догны еш әзерлиләр икән. Яңа ел табынына да бу тәмле ризыкны әзерләргә ниятлиләр. 

Безгә 100 грамм кукуруз оны, 100 грамм бодай оны, 1 йомырка, 200 мл сөт, 8-10 сосиска, 2 чәй кашыгы разрыхлитель, 1 чәй  кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы паприка, фритюр өчен үсемлек мае кирәк булачак.

Касәдә кукуруз һәм бодай онын, разрыхлитель, тоз, шикәр, паприканы катнаштырабыз. Барысын бергә әйбәтләп болгатабыз. Аннан йомырка һәм сөт өстибез, яхшылап туглыйбыз.

Казанда үсемлек маен җылытабыз. Камырны стаканга салабыз. Сосискаларны шпажкаларга кадыйбыз һәм онда әвәлибез, аннары камырга чумдырып алабыз.

Кайнар майда әһләндерә-әйләндерә алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Теләгән соус белән табынга бирәбез.

Тәмле булсын.

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев