Зәй офыклары

Зәйдән Айсылу Хәлиуллина клярда минтай балыгы әзерләргә өйрәтә

450 грамм минтай филесы кирәк булачак.

450 грамм минтай филесын зур булмаган кисәкләргә бүлеп, тоз сибеп куегыз.

Кляр өчен 2 йомыркага 2 аш кашыгы он, 3 аш кашыгы майонез, 30 грамм уылган каты сыр, тоз, борыч, паприка салып яхшылап болгатыгыз.

Балык кисәкләрен клярга салып, әвәләгез һәм ике ягыннан майлы табада кыздырып алыгыз.

Тәмле булсын.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: