Бу күмәчләр чәй янына бик тәмле сый була.
Касәдә 300 мл җылы сөт, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 12 грамм коры чүпрә, 2 аш кашыгы бал, 50 мл үсемлек мае, тоз һәм ванилин салып, болгатырга. Иләп он салырга һәм йомшак камыр басып куярга. Бер сәгатькә кабарырга калдырырга.
Эчлек өчен 350 грамм эремчек, 2-3 аш кашыгы шикәр комын һәм ванилинны блендер белән изәргә. Йөзем өстәргә була.
Камырны 2-3 мм калынлыкта җәяргә, йомшартылган атланмай белән майларга, аннары эремчекне салып чыгарга кирәк. Рулет формасында төреп, кырыйларын капларга. 3 см калынлыкта кисеп, бер ягын онда әвәләргә. Пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, тастымал белән каплап 25 минутка калдырырга. Аннары күмәчләрне күпертелгән чи йомырка белән майларга һәм 180-190 градус мичтә 25 минут пешерергә.
Тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз