Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Зәйдән Илсөяр Шәяхмәтова “Кырмыска оясы” торты пешерегә өйрәтә

Илсөяр Сабирҗан кызы Шәяхмәтова – “Теремкәй” бакчасында туган тел тәрбиячесе булып эшли, ул аш-суга бик оста ханым.

“Бу тортны минем якыннарым еш әзерләргә куша, бик яратып ашыйлар”, - ди Илсөяр Сабирҗановна.

Торт камырын 1 кап маргарин яки сыер мае, 1 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 1 стакан каймак, 4 стакан онны кушып басарга. Камырны морозилкага куеп, туңдырырга кирәк. Аннары камырны иттарткыч аша чыгарырга. Майлы табага җәеп,к амыр кисәкләрен мичтә пешереп алып, крем белән болгатып оя формасында өеп куярга кирәк. Крем: 1 банка куертылган сөткә йомшак сыер мае яки каймак  салып болгатырга кирәк.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев