Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Зәйдән Резеда Габдриева «Туган көн» салаты ясарга өйрәтә

Салат өчен 300 грамм тавык ите, 3 йомырка, 100 грамм алма, 300 грамм кыяр, 100 грамм майонез, 20 грамм лимон согы, 100 грамм помидор, яшел үләннәр кирәк була.

Тавык итен пешереп яки кыздырып, саламлап турагыз. Йомырканы пешереп, турагыз. Алманы кабыгыннан чистартып, саламлап турагыз да, лимон согы сибегез. Кыярны кабыгыннан чистартып, саламлап турагыз. Барысын бергә кушып, майонез салып болгатыгыз.

Салатны өеп, тәлинкәгә салыгыз, кырыена түгәрәкләп киселгән помидор кисәкләре тезегез, өстен яшел үлән белән бизәгез.

Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев