Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Зәйдән Вера Токранова Яңа ел табынына пирог әзерләргә өйрәтә

Пирог пешерер өчен камырны үзең ясасаң да, кибеттән сатып алсың да була.

- Яңа ел табынына безнең гаиләнең  яраткан ризыгы  - катламлы камырдан пирог. Тиз һәм уңайлы булсын өчен мин  катламлы камырны кибеттән сатып алам. Үзең ясаган камыр булса да ярый, - ди Вера Николаевна.

Пирог пешерер өчен 1 кап камыр һәм нинди дә булса куе җиләк-җимеш джемы яки повидло кирәк.

Камыр җәеп, пилмәнгә кискән кебек түгәрәкләр кисәбез. Һәр түгәрәкнең уртасына бераз джем (повидло) салабыз. Һәр түгәрәкне урталай бөгәбез һәм тагын бер кат урталай бөгәбез. Чәчәк таҗы килеп чыга. Таҗларны  табага тигезләп тезәбез һәм 160-180 градуста 25-30 минут мичтә пешереп алабыз. Пирог әзер. 

Тәмле булсын.

Вера Токранова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев