Автор автор яңалыклары
-
«Зәй офыклары» газетасы сайты «Новости Заинска» сайты белән берләште
Хөрмәтле «Зәй офыклары» сайтын яратып укучылар, без сездән газетабызның электрон форматын югалтмавыгызны үтенәбез. Хәзер безнең сайт «Новости Заинска» белән берләште. Моның өчен http://zainsk-inform.ru сайтына кереп «тат» дигән кнопкага гына басарга кирәк.
-
Казанда узган Бөтенроссия форумында предприятиеләрдәге хезмәт батырлыгы һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү турында фикер алышачаклар
12-14 декабрьдә Казанда «хезмәт батырлыгы шәһәрләре» I Бөтенроссия яшьләр патриотик форумы узачак.
-
Россия китапханәсе Ялчыгол китапларына баеды
Петербург шәһәрендәге Россия милли китапханәсе. Китапханәнең төрки телләр бүлеге. Өч ел элек биредә ерак бабабыз, дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыголның Казанда басылган “Сидратәл Әл Мөнтәһә” китабын тапкан идем. Дулкынлануымның чиге булмады, кулга кадерле ядкарьне алуга, күңелгә әйтеп-аңлатып бирә алмаслык ниндидер рәхәтлек иңде. Чөнки Ялчыголның сирәк хезмәтләре генә бүгенге көнгә килеп җиткән.
-
Зәйнең балалар бакчасында яшь инспекторларны юл хәрәкәтен контрольдә тоту отрядына кабул иттеләр
30нчы ноябрьдә Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасы зурлар төркемендә тантаналы төстә яшь юл хәрәкәте инспекторларын махсус отрядка кабул итү бәйрәме үтте.
-
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов әниләр көне белән котлый
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйм!
-
Зәйдә әниләр хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда әниләр өчен тирән эчтәлекле программа тәкъдим ителде.
-
Салым түләр чак җитте
Агымдагы елның 1 декабренә кадәр физик затлар 2021 ел өчен милеккә салынучы салымны түләргә тиешләр.
-
Зәйдәге Имәнлебаш авылының күрке ул
Имәнлебаш авылы уртасында урнашкан мәчет әллә каян күренеп, үзенә тартып тора. Аннан көн дә биш вакыт намазга азан яңгырый.
-
ГТО сәламәт яшәргә өйрәтә
Күптән түгел физкультура-сәламәтләндерү комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәү буенча фестиваль үтте.
-
Зәйдә матур эз калдырды
Кеше китә, эзе кала, диләр. Зәй җирендә элекке район башлыгы Ринат Фәрдиевнең күркәм эшләре калды, шуңа күрә ел саен 6 ноябрьдә зәйлеләр аның исемен йөрткән паркта җыелып, аны искә ала.
-
Көзге алан
Сезгә Флюрә Гыйниятованың тагын бер шигырен тәкъдим итәбез.
-
Дәүләт хезмәтләре порталында росреестрның тагын бер хезмәте кулланыла башлады
Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, хәзер лицензия таләпләренә туры килүне вакытлыча раслау турында гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында бирергә мөмкин.
-
Казанда икътисади үсеш өчен мөһим чаралар турында сөйләштеләр
Казанда республиканың сәнәгать парклары резидентлары эре җитештерү предприятиеләре вәкилләре очрашып, кече компанияләрнең мөмкинлекләре һәм продукцияне импортлауны алмаштыру юллары турында сөйләштеләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Республикада батальон хәрбиләренә һәм мобилизацияләнүчеләргә махсус ярдәм итү өчен счет ачылды
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте Татарстаннан мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә, батальоннардагы хәрбиләргә ярдәм итү өчен счет ачты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Дәүләт Думасы депутаты укытучылар көне уңаеннан тәбрикләү җиткерә
РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның укытучыларга юллаган тәбрикләвен җиткерәбез: