Зәй офыклары

Аптырап торырлык булмасын

Халык мәнфәгатен кайгыртып, соңгы елларда бик күп эшләр башкарыла. Йортлар төзелә, юллар салына. Безнең Зәй районында да юлларны төзекләндерү, яңаларын салу эшләре башкарылды. Хәзер элекке кебек юлсызлыктан интекми авыл кешеләре дә, теләгән җиренә тиз генә барып кайта ала. Әмма кайбер җитешсезлекләр дә бар. Мәсәлән, Иске Зәй тирәсеннән шәһәрне әйләнеп үтүче...

Халык мәнфәгатен кайгыртып, соңгы елларда бик күп эшләр башкарыла. Йортлар төзелә, юллар салына. Безнең Зәй районында да юлларны төзекләндерү, яңаларын салу эшләре башкарылды. Хәзер элекке кебек юлсызлыктан интекми авыл кешеләре дә, теләгән җиренә тиз генә барып кайта ала. Әмма кайбер җитешсезлекләр дә бар. Мәсәлән, Иске Зәй тирәсеннән шәһәрне әйләнеп үтүче бик яхшы юл ясадылар, ләкин шунда кайсы авылга кайсы юлдан китәргә икәнен күрсәтүче билгеләр юк. Такси чакыртсаң, алар төп юлдан ерак урнашкан авылларны белми, шунлыктан аларның белер-белмәс җирдән пассажир эзләп йөрисе килми. Сармашбаш юнәлешендә нинди авыллар урнашканы һәм аларның төп юлдан ничә километр ераклыкта икәне язылса, күпкә уңайлырак булыр иде. Күптән түгел Федоровкага кайтучы берәү, Мәлем янында туктап, кая китәргә белми аптырап тора иде. Телефон да тотмый, шалтыратып кына белешер идем, дип зарланды читтән килүче ул кеше. Хәтта Сарсаз-Баграж борылышыннан нинди авылларга барырга икәне дә күрсәтелмәгән. Бәлки, бу кимчелекләр төзәтелер...

Г. Куликова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: