Зәй офыклары

Бар шундый бүлек

Мин 70 яшькә җитеп мәкалә язган кеше түгел, каләм тотарга миңа "Энергетик" Мәдәният сараенда үткәрелгән Шәфкатьлелек елын ачу тантанасы мәҗбүр итте. Бу вакытта минем социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итү, дәвалану вакытым туры килде. Әлеге кичәдә район башлыгы Татьяна Воропаева йөрәкләргә үтеп керерлек чыгышы белән сокландырды. Ул район халкына кайгыртучанлык күрсәтә. Хәзерге...

Мин 70 яшькә җитеп мәкалә язган кеше түгел, каләм тотарга миңа "Энергетик" Мәдәният сараенда үткәрелгән Шәфкатьлелек елын ачу тантанасы мәҗбүр итте. Бу вакытта минем социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итү, дәвалану вакытым туры килде. Әлеге кичәдә район башлыгы Татьяна Воропаева йөрәкләргә үтеп керерлек чыгышы белән сокландырды. Ул район халкына кайгыртучанлык күрсәтә. Хәзерге вакытта сугыштан соңгы елларда илебезне аякка бастыручы күпме ветеран, инвалид, әти-әниләрен югалткан, тәрбиягә мохтаҗ балаларга ярдәм кирәк. Мондый тернәкләндерү бүлеге булдыру да Татьяна Воропаеваның зур тырышлыгы дип саныйм.

Миңа социаль-тернәкләндерү бүлеген табу кыен булмады. Аның мәһабәт бинасы ерактан күренеп тора. Килеп керү белән бүлек мөдире Венера Камалова елмаеп каршы алды. Татарның бер мәкалендә, май чүлмәге тышыннан билгеле, диләрме... Бүлеккә килүчеләрне табиб Гүзәл Сөләйманова кабул итеп, тиешле диагноз куеп, дәвалау курсы билгели. Ял бүлмәләре заманча җиһазландырылган, гөлләр үсә, диварда телевизор, телисең икән душ янәшәдә. Ашханәдә заманча өстәлләр, анда көненә алты тапкыр ашату каралган. Пешекчеләр С. В. Никифорова, Л. И. Якупова ризыкларны тәмле итеп әзерли.

Иртән иртүк бүлмәләргә Венера Камалова, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Лидия Ларионова кереп, безнең кәефләрне сораша. Шәфкать туташлары - үз эшенең осталары. Азат көчле куллары белән тәндәге авырткан урыннарны тарата. Бүлек белгечләре Әлфия Ханнанова, Ольга Тимофеева, Лилия Кузьминалар шөгыльләрне тиешле югарылыкта алып бара.

Социаль-тернәкләндерү бүлегендә хезмәт куючы барлык персонал-белгечләргә чиксез рәхмәтлебез. Аларны, әйтерсең, сайлап алганнар. Сихәт, имин булсыннар.

Ял итүчеләр исеменнән Гайфетдин Сәйфетдинов.

Нурлат районы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: