Зәй офыклары

Бирде дөнья кирәкне

Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте, дигән бер шагыйрь. Бу сүзләр миңа да кагыла сыман. Мин - сугыш чоры баласы. Бик ишле гаиләдә үстем. Әтиемне дә белмим. Сугыш җилләре безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Без - сугыш чоры балалары - 10 яшьтән тормыш арбасына җигелдек, көч җитмәслек авыр эшләр башкардык. Ачлы-туклы...

Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте, дигән бер шагыйрь. Бу сүзләр миңа да кагыла сыман. Мин - сугыш чоры баласы. Бик ишле гаиләдә үстем. Әтиемне дә белмим. Сугыш җилләре безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Без - сугыш чоры балалары - 10 яшьтән тормыш арбасына җигелдек, көч җитмәслек авыр эшләр башкардык. Ачлы-туклы килеш кышкы суыкларда, «уфалла» арбасы тартып, өч чакрым ераклыктагы урманнан утын ташулар мәңге хәтердән җуелмый. Әнием тормыш йөген җигелеп тарта торгач, бик иртә саулыгын югалтты һәм безне ташлап бакый дөньяга күчте. Ул безнең башлы-күзле булуыбызны да күрә алмады, оныклар сөяргә дә насыйп булмады. Авырлык белән булса да, без үсеп җиттек. Тормышлар да яхшырып китте. Тыныч, мул тормышта яши башладык... Үзебезнең авылның алдынгы механизаторына кияүгә чыктым. Бер-бер артлы дигәндәй, өч балабыз туды. Бер кайгысыз яшәргә язмагандыр, күрәсең, 8 яшьлек улыбыз ашыт суына батып үлде. Үз көнебезне күреп, тыныч кына яшәп ятканда, урманда иремне - кадерле кешемне агач басып үтерде. Шуннан соң яшь чагында тигән суыклар, хәсрәт мине аяктан екты.

Бер мәлгә кояш сүнгән кебек булды, тормышның яме китте, яшәүнең мәгънәсе калмагандай тоелды. Ничек тә яшәргә кирәк иде. Мин яшәүнең ямен эштә таптым. Балаларымны үстереп кеше итәсем бар, дигән уй яшәргә көч бирде. Фермада эшләп улымны өйләндердем, кызымны кияүгә бирдем. Ходайга шөкер, бүгенге көндә биш оныгым бар. Шуларны сөеп куанып кына яшәп ятканда, мине каты чир аяктан екты. Инде вакыт та җиткәндер. Сигезенче дистәне ваклап барам дип уйладым. Әмма рәхәткә чыккач кына тормыштан китәсе килми. Иремнең абыйсы Мөнәвир Имамиевлар гаи- ләсе бик нык ярдәм итте. Күрсәтмәгән табиблары калмады һәм мине Казан дәваханәсенә салу чарасын күрделәр. Казанда табиб булып эшләүче үзебезнең авыл егете Айдар Миңнегулов ярдәме белән мине дәваларга алындылар. Операция кичердем. Ул уңышлы үтте. Операция ясаучы хирургларга рәхмәтем чиксез зур. Алар мине үлемнән алып калды. Шәфкать туташлары, аш-су осталары мине үз әниләрен кебек тәрбияләде, рәхмәт барысына да. Бер ай ятканнан соң, ниһаять, аякларыма бастым һәм сөенечемнән елап җибәрдем. Операциядән соң Казан табибларына күренергә берничә тапкыр барырга туры килде. Мине анда Кадер авылы егете Альберт Шәяхмәтов алып барды. Аңа мең-мең рәхмәт яусын.

Кызым Кадер авылы егетенә кияүгә чыкты. Ике бала үстерәләр. Мин аларда бер ай яшәдем. Кодагыем Әнисә, киявем Рәшит мине бик әйбәт итеп тәрбияләделәр. Кодагыйның килендәше Хатирә гел хәлемне белеп торды, тәмле ризыклар алып кереп сыйлады. Кадер авыл халкы бик нык тәрбияләде, бераз йөри башлагач, аш-суларга чакырып кунак иттеләр. Авыл халкына рәхмәтләрем барып ирешсен. Аксар авылында гомер иткән апамның балалары, Хатыйп Хәбибуллиннар гаиләсе дә ярдәм кулы сузды. Туганым Мөнәвир Имамиевлар гаиләсенә, балаларына, йортымны саклап, карап торган якын күршем Рая Закировага, барлык авылдашларыма, күрше-тирәләргә рәхмәтемне газета аша җиткерәсем килә.

Әсфия Шәмсетдинова.

Куш-Елга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: