Зәй офыклары

Эстафетаны читтә яшәүче авылдашлар ала

Соңгы елларда танылган артистларның авылларга килүе - сирәк күренеш. Алар, нишләптер, район үзәкләреннән ерак китми. Авыл халкы исә җыр-моңга сусап, алма пеш - авызыма төш, дип көтеп ятмый, сәхнәгә үзе күтәрелә. Безнең Югары Шепкәдә инде менә күп тапкыр урам концертлары уза. Мәдәният йорты җитәкчесе Рәфинә Мостафина әйтмешли, чыгыш ясаучыларның араларында...

Соңгы елларда танылган артистларның авылларга килүе - сирәк күренеш. Алар, нишләптер, район үзәкләреннән ерак китми. Авыл халкы исә җыр-моңга сусап, алма пеш - авызыма төш, дип көтеп ятмый, сәхнәгә үзе күтәрелә. Безнең Югары Шепкәдә инде менә күп тапкыр урам концертлары уза. Мәдәният йорты җитәкчесе Рәфинә Мостафина әйтмешли, чыгыш ясаучыларның араларында Хәния Фәрхи дә, Алмаз Хәмзин дә, Зәйнәп-Зөфәрләр дә юк, һәр "әртист" үзебезнеке, алар чыгышы якын, кадерле. Һәр номер ихлас күңелдән башкарыла һәм көчле алкышларга күмелә. Залда исә алма төшәр урын юк.

Концертны башлаган Яшьләр урамы чыгышы мәзәкләргә бай булды. Аларны сәхнәләштерүдә бигрәк тә Равилә Һадиева, Рәзимә апа Гатауллина активлык күрсәтте. Мәзәкләр тормыштан, көн кадагында булуы белән актуаль иде. Үзәк һәм Түбән урамнарның концерты эчтәлекле, әдәби вә тәрбияви булуы белән аерылып торды. Сәхнәдә олысы-кечесе, яше-карты бер-берсен алыштырды. Бу юлы да Фәтхуллиннар гаиләсе җыр-моңга бай икәнлекләрен тагын бер кат исбатлады. Шимбә көн булганлыктан, шәһәрдән кайтучылар да күп иде. Сәнгатькә гашыйк кешеләр залдан тамаша кылу белән генә чикләнмәде, ә авылдашларга чын күңелдән җыр-моңнарын, биюләрен бүләк итте. Шунда яңа идеяләр дә калкып чыкты.Читтә яшәүче авылдашлар концертын оештыру тәкъдим ителде. Март аенда «Шушы яктан, шушы туфрактан без…» дип аталган концерт көтелә. Үткән атнада Су буе, Арт урамнарда яшәүчеләр үзләренең чыгышлары белән тагын бер кат бердәм, актив икәнлекләрен раслады. 3 сәгатьтән артыкка сузылган тамашаны халык бер сулышта карады. Монда җыр-бию генә түгел, Буран әбиләре, Фирдүс Тямаевларга пародияләр, кызыклы күренешләр дә концертны җанландырды. Халык рәхәтләнеп көлде, күңел ачты һәм киләсе очрашуларга кадәр, дип таралышты.

Рәйхана Габдриева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: