Зәй офыклары

Гөрләп торсын

Без кечкенә һәм үсмерчакларда иске таш амбардан үзгәртеп ясалган клуб кичләрен халык белән гөр килеп торды. Ә концерт-театр, кино булган көннәр бәйрәм төсе ала, утыру түгел, басып торырга да урын калмый иде. Авылның яше-карты - барысы да клубка җыела, ә инде тамаша беткәч, ярты төнгәчә гармунга җырлап-биеп күңел ача иде....

Без кечкенә һәм үсмерчакларда иске таш амбардан үзгәртеп ясалган клуб кичләрен халык белән гөр килеп торды. Ә концерт-театр, кино булган көннәр бәйрәм төсе ала, утыру түгел, басып торырга да урын калмый иде. Авылның яше-карты - барысы да клубка җыела, ә инде тамаша беткәч, ярты төнгәчә гармунга җырлап-биеп күңел ача иде.

Күчмә театрлар - аеруча Минзәлә театры, концерт бригадалары килү белән беррәттән, авыл яшьләре дә, үзләренең төп хезмәтләреннән соң, сәхнәдә чыгыш ясаудан тәм тапты. Алексей Бояров, Анна Кондрабаева, Петр Трофимов, Мария һәм Иван Тетеревлар һ.б. сәхнә күрке булды. Казанга үзешчәннәрнең республика бәйгеләренә кадәр барып җиттеләр. Ул чагында эшләгән клуб мөдирләренә хәзерге белән чагыштырганда бик күпкә җиңел булган концерт-спектакльләр оештыру. Узган гасырның 50-60нчы елларында башланган ГРЭС, КАМАЗ, "Нефтехим" һәм башка төзелешләр авыл халкын, аеруча яшьләрне, туган нигезләреннән аерып, шәһәрләргә тартты. Күп өйләрдә урта һәм өлкән буын кешеләр, туган җиренә тугры яшьләргә генә калды. Шулай итеп, кайчандыр гармун тавышларыннан, кичке уендагы җыр-биюләрдән гөрләп торган авыл әкренләп сүнде, тынлыкка чумды, йортларның да күбесендә кичен утлар янмый башлады. Кайчандыр дүрт класска 70ләп укучысы булган башлангыч мәктәп тә ишекләрен япты.

Бу искә алуның үз сәбәбе бар. Ул да булса, Урта Баграж мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан тамашачы хөкеменә тәкъдим ителгән Данил Салиховның "Мөгез" исемле комедиясе. Уйнау түгел, әзер тамашаны карарга да килә алмаган авылдашлар арасыннан пьеса геройларын гәүдәләндерерлек үзешчәннәр табуның ничек авыр икәнен мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кузьмина үзе генә белә. Хатын-кыз рольләрен уйнаучыны табып булса да, ир-егетләр рольләренә көчле затларны табу, күндерү - ай-һай бик читен мәсьәлә. Шундый кыенлыкларга карамастан, тамашачы хозурына җиткерелгән әсәрдәге геройларның искиткеч оста итеп башкарылуы, җанлылыгы, халыкчанлыгы белән аерылып торуын билгеләп үтәсе килә. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючы үзешчәннәрнең сәхнәдә тудырган образлары шулкадәр табигый, җиренә җиткереп башкарылды, тамашачы спектакльнең башыннан ахырына кадәр рәхәтләнеп көлде, алкышлардан зал гөрләп торды. Үзешчәннәребез рольләрен шулкадәр яратып, оста итеп башкарды. Сәхнә бизәлеше дә профессиональ театрларныкыннан ким түгел иде. Үзешчәннәребез күрше Сарсаз-Баграж халкын да тамаша куеп, сөендереп-көлдереп, күңел ачтырып кайтты.

Җаны-тәне белән сәхнәгә тартылган, юк вакытын бар итеп, гаиләсен калдырып репетицияләргә йөргән, авыл халкының күңелен күрергә тырышкан үзешчән артистларыбызга зур рәхмәт. Гаиләләренә, аларны аңлаган тормыш иптәшләренә дә шулай ук рәхмәт җиткерәсебез килә.

Алдагы көннәрдә дә мондый күңелле кичәләр булыр дип өмет итеп калабыз.

Федора Краснова.

Урта Баграж.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: