Зәй офыклары

Илшатның хыялы - авылны саклап калу, халыкны эшле итү

Илшат Хәбибуллин - игелекле эшләр башында торучы, милли җанлы эшмәкәр. Авыл Сабантуен үткәрүгә матди яктан булыша, милли матбугат белән хезмәттәшлек итә, гомумән, ул милли мәсьәләләргә битараф түгел, һәрвакыт активлык күрсәтә. Эшмәкәр Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Югары Лоҗы авылы һәйкәлендәге исемлекне яңарткан, анда ветеран - Сәхабетдин Хисамиевның исеме керми калган булган....

Илшат Хәбибуллин - игелекле эшләр башында торучы, милли җанлы эшмәкәр. Авыл Сабантуен үткәрүгә матди яктан булыша, милли матбугат белән хезмәттәшлек итә, гомумән, ул милли мәсьәләләргә битараф түгел, һәрвакыт активлык күрсәтә.

Эшмәкәр Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Югары Лоҗы авылы һәйкәлендәге исемлекне яңарткан, анда ветеран - Сәхабетдин Хисамиевның исеме керми калган булган. Бәйрәм көнне сугыш һәм тыл ветераннарына, мул табын әзерләп, Зәй үзешчәннәре катнашында күңелләрен күргән. Алар арасында укытучым Бәгъдәнур Кәбиров та бар, аңа хөрмәтем аеруча зур, ди ул.

Моннан биш ел элек Илшат сугыштан әйләнеп кайтмаган авылдашлары исемен мәңгеләштерү максатыннан обелиск ясатып, аның янәшә-тирәсен яшелләндергән, төзекләндерелгән иде. Өстәвенә, авылдашларына тагын бер игелекле гамәл кылды: эзләнүләр алып барып, Калуга өлкәсе Заречье, Новгород өлкәсе Крюково авылларында һәлак булган Минһаҗетдин Гайфетдинов, Галимҗан Кәлимуллиннар күмелгән урыннардан, авылдашлары һәлак булган Ленинград, Мәскәүдәге туганнар каберлекләреннән, Волгоградтагы Мамай Курганыннан туфрак кайтартып, аларны обелиск алдына урнаштырды. Әйтерсең, һәлак булган сугышчылар кире туган авылларына әйләнеп кайтты. Моның нәтиҗәсе буларак, Галимҗан Кәлимуллинның сугышта батырларча һәлак булуы турында Новгород өлкәсеннән хат та килгән.

Югары Лоҗыда 9 Майда җыелып ветераннарны искә алу урыны булды, биш елдан соң биредә бәйрәм тантанасы әнә шулай киң билгеләп үтелде. Безнең тыныч, мул тормышыбыз өчен башларын салган, яуда, тылда зур тырышлык куйган авылдашлар онытылырга тиеш түгел, ди эшмәкәр. Менә, ичмасам, мәгънәле кайгырту! Ветераннарның рухлары шат ятадыр, шуңа да эшмәкәрнең эшләре дә уң бара, эшчәнлеге киңәя, үзе исә кыю, ныклы адымнар белән алга юл яра.

Без - журналистлар бу көннәрдә эшмәкәр хуҗалыгында булып, аның шулай барысына да өлгерүе, матур башлангычлар белән януына янә сокланып кайттык.

Борайга ихтыяҗ зур

Эшмәкәр язгы чәчүне вакытында, сыйфатлы итеп башкарган.

- Чәчүлек мәйданнарын арттырдым, узган ел терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләгән идем, ул агымдагы елга да җитәрлек, яз яхшы килде, уңышка өмет бар, - ди Илшат.

Узган ел суданка һәм шикәр саргысыннан салынган сенажы туклыклы булган. Малкай сөте улактан, дип юкка әйтмиләр. Эшмәкәр терлек азыгын тиешле таләпләргә туры китереп әзерләүнең сөттә чагылыш табуын күздә тотып эш итә.

Агымдагы елда техника паркы яңа "МТЗ" тракторы белән тулыландырылган. Илшат техникаларны яңартуны да игътибарда тота. Ул быел 100 гектар мәйданда бодай, 180 гектарда суданка, 25 гектарда кукуруз, 180 гектарда борай чәчкән. Узган ел борайны сынау шарты белән иккән эшмәкәр, аңа сорау зур булуны исәпкә алып, аның мәйданын быел 80 гектарга арттырган. Аны эшкәртү өчен махсус җиһаз да алырга өлгергән. Кукуруз белән суданка базасыннан ерак түгел, бодай белән суданка - югары элиталы. Күпьеллык үләннәрне ике мәртәбә чабып ала. Узган ел фермерны арпа уңышы куандырган: ул гектарыннан уртача 45 центнер тәшкил иткән. Хәбибуллинның Мирный бистәсендә склады бар, быел да шуннан икмәк сатачак. Алга таба эшмәкәр чәчүлек мәйданнарын база тирәсенә тупларга җыена. Бигеш хастаханәсенең ашханә бинасын алып, пилмән, кондитер цехы, икмәк, фураж, терлек сату буенча авыл базары ачарга ниятли.

Савым сыерлар артачак

Илшат Хәбибуллин эшчәнлегендә терлек-ләрнең баш санын арттыруны өстенлекле юнәлеш итә. Югары технологияле гаилә фермасында савым сыерлар саны 70кә җиткән, алардан 54 бозау алган. Бүгенге көндә савым сыерлары аз, күбесе ташланган, шулай да фермер көнгә 350 килограммнан артык сөт сата, бер сыерга тәүлеклек савым уртача 15 литр тәшкил итә, майлылык - 5 процент. Алга таба тәүлегенә 50-60 литр сөт бирә торган "Гольтчатай" токымлы сыерлар алу нияте белән яна. Курдюк сарыкларга һәм герефорд токымлы үгезләргә сорау зур, тере килеш тә, итен дә килеп алалар, ди эшмәкәр. Ул алга таба герефорд кебек лимузин токымлы терлек алырга да җыена. Аның хуҗалыгында герефорд белән җирле токым кушылган 38 баш бозау асрала. Фермерның терлекчелек тармагы буенча шактый алга китеше сизелә. Зәйдә экологик яктан чиста ит һәм сөт продукциясе сату өчен шәхси кибет булдыру ниятен дә бәян итте ул безгә. Бар эш нияттә, эшмәкәрнең аларны башкарып чыгачагына шик юк.

-Авылда ташландык өч ферма бар, аларның каркаслары гына тырпаеп тора, шуларны алып төзекләндереп, савым сыерларны 200 башка җиткерергә иде, - ди Илшат.

Сөтчелекнең бүгенге көндә табышлы тармак икәнен яхшы аңлый ул. Яңа төзелеш объектлары өчен барлык төзелеш материалы тупланган, әзер. Такта яру, эшкәртү цехы да ярыйсы эшли.

Яшьләр урамы булыр

Эшмәкәр Яшьләр урамы өчен мунчасы белән биш йортлык бура әзерләп куйган. База буйлап сузылып киткән әлеге буралар үз урыннарын алуны көтә. Әлеге урам өчен базадан ерак түгел җир кишәрлеге бирелгәч, гәрәбәдәй сап-сары йортлардан биниһая матур, үзгә урам барлыкка киләчәк. Шулай итеп, эшмәкәр кечкенә, бетеп баручы авылга яңа сулыш өрә.

Илшат ел да Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыенында, республика фермерлар корылтаенда катнашып, яңа эш дәрте, матур ниятләр белән кайта. Алга таба аның шәхсән үзенең генә авыл Сабантуен оештыру планы да юк түгел. Татар авылларында халык тырыш, авыл Сабантуенда уеннарда бары авыл халкы гына катнашырга, рәхәтләнеп ял итәргә тиеш, дигән фикердә ул. Хәбибуллинның иң зур хыялы - авылны саклап калу, халкын эшле итү. Каралтылар тулы мал асралып, амбарлар иген белән тулган вакыттан да рәхәт мизгел юктыр ул, ди эшмәкәр. Аның өчен үзеңне аямаска, юрганыңны үзеңә генә тартмаска, халкың, милләтеңне дә уйларга кирәк. Илшат Хәбибуллин - әнә шундый милли җанлы эшкуар.

Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: