Зәй офыклары

Йорты – авыл бизәге

Тәрәзә кашагаларын челтәрләп бизәкләп ясалган йортлар Чыбыклы авылында аз түгел. Шуларның берсе - Гайнуллиннар гаиләсенеке. Өлкәнәеп килсәләр дә, йорт хуҗалары төп нигезләренең күркен сакларга тырышалар. Фәния һәм Вәкил Гайнуллиннар егәрле чакларын терлекчелек тармагына багышлаган. Фәния апа - сыер савучы, Вәкил абый терлекче булып лаеклы ялга чыккан, икесе дә хезмәт ветераны....

Тәрәзә кашагаларын челтәрләп бизәкләп ясалган йортлар Чыбыклы авылында аз түгел. Шуларның берсе - Гайнуллиннар гаиләсенеке. Өлкәнәеп килсәләр дә, йорт хуҗалары төп нигезләренең күркен сакларга тырышалар. Фәния һәм Вәкил Гайнуллиннар егәрле чакларын терлекчелек тармагына багышлаган. Фәния апа - сыер савучы, Вәкил абый терлекче булып лаеклы ялга чыккан, икесе дә хезмәт ветераны. Вәкил абый озак вакыт авырып ятучы тормыш иптәшен кадерләп тәрбияләве белән дә олы хөрмәткә лаек. Йортта мәшәкать күп булса да, гаилә башлыгы нигезен тышкы яктан ук көлеп торырлык итеп саклауга зур игътибар бирә.

- Матурлык көндәлек борчу-мәшәкатьләрдән арынып торырга ярдәм итә. Шуңа ңа тәрәзә кашагаларын иң матур бизәкләр белән челтәрләп ясау остасыннан махсус заказ белән эшләтеп алдым. Урамнан кайтып кергәндә керфекләре каймаланып торучы яшь кызларны хәтерләткән йорт тәрәзәләре күңел күтәренкелеге өсти. Өч бала үстереп, аларны туган нигездән "очырсак" та, балаларыбызның туган йортлары капкасын һәрчак горурлык белән ачып керүләрен телибез, - ди Вәкил абый.

Ул авылда яңа салынучы йортларның да менә шундый челтәрле бизәкләргә бай итеп эшләнүләрен тели. Кул эшләре, балта осталарының үрнәк гамәлләре авылларда сакланырга тиеш дигән фикердә Вәкил абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: