Зәй офыклары

Истән чыкмый баштан кичкәннәр

Бөек Ватан сугышы белән бәйле көннәр җитә башласа, ул вакытта баштан кичкән хәлләр, газаплы тормыш искә төшеп, уйланырга мәҗбүр итә. Әтиләр, абыйлар сугыш кырында аяусыз көрәшсә, без - балалар, хатын-кызлар, өлкәннәр тылда җиңүгә үз өлешебезне керттек. Сугыш башланганда миңа 5 яшь булган. Әткәй сугышка киткәндә, мин йокыда калганмын. Шуңа күрә...

Бөек Ватан сугышы белән бәйле көннәр җитә башласа, ул вакытта баштан кичкән хәлләр, газаплы тормыш искә төшеп, уйланырга мәҗбүр итә.

Әтиләр, абыйлар сугыш кырында аяусыз көрәшсә, без - балалар, хатын-кызлар, өлкәннәр тылда җиңүгә үз өлешебезне керттек.

Сугыш башланганда миңа 5 яшь булган. Әткәй сугышка киткәндә, мин йокыда калганмын. Шуңа күрә хат язганда әткәй миңа сәламне йокыда калган кызыма, дип яза иде. Беренче класска укырга кереп, хәрефләр өйрәнгәч, әткәйгә хат яздым. Шул хатны югалтмыйча, саклап алып кайткан иде ул. Сугыш вакытындагы ачлыклар бер дә онытылмый. Якын-тирәдәге үләннәрне җыеп бетергәч, урманга сәрдә җыярга китә идек. Черек бәрәңгене дә ашадык. Шулай бер көнне колхоз басуыннан черегән бәрәңге җыйдык та кайтырга дип торганда, районнан килгән Суворов атлы вәкил, нигә басу таптап йөрисез, кабат килмәгез, дип, безнең җыйган бәрәңгеләребезне амбарга бушаттырды. Шулай итеп, саз ерып җыйган черек бәрәңге дә ризыкка язмады.

Алабута да безгә ачтан үлмәскә ярдәм итте. Алабута урганда чәнти бармакның тырнагына урак тиеп киселде һәм шул җөй гомер буе ул вакытларны искә төшереп тора.

Сугыш тәмамлангач та әткәй тиз генә кайта алмады. Ул 1946 елның кышында гына кайтып, Аллага шөкер, 70 яшенә кадәр яшәде. Урыны оҗмахта булсын.

Шушы хәлләрне искә төшергәч, күңелдә шигырь юллары туа.

Без бәләкәй чакларда

Утыра алмадык атларга.

Үлән җыеп, аны турап,

Сала идек ашларга.

Балачаклар туры килде

Ачы сугыш чорына.

Уйнарга вакыт калмады -

Сәрдә җыеп басуда.

Черек бәрәңге дә җыйдык,

Сазларга бата-чума.

Әнкәй коймагын пешерде,

Эшеннән калмый гына.

Шөкер, сугышлар басылды,

Яшибез тыныч кына.

Хәзерге рәхәт тормышның

Кадерен белеп кенә.

Кабатланмасын сугышлар,

Булмасын ачлыклар да.

Илне тыныч тоткан өчен

Рәхмәт илбашларына.

Нәкыя Гайфуллина.

Дүрт-Мунча.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: