Зәй офыклары

Кабак бәлеше

Мәдинә әби (исемнәр үзгәртелде) белән Сәлимә әби илле елдан артык инде күрше булып яши. Язмышлары да бер төслерәк аларның. Икесе дә бер үк елны бер үк айда бер үк авылга килен булып төшәләр. Икесе ике авылдан булсалар да, бик тиз уртак тел табып, бик тату гомер кичерәләр. Икесе дә бер...

Мәдинә әби (исемнәр үзгәртелде) белән Сәлимә әби илле елдан артык инде күрше булып яши. Язмышлары да бер төслерәк аларның. Икесе дә бер үк елны бер үк айда бер үк авылга килен булып төшәләр. Икесе ике авылдан булсалар да, бик тиз уртак тел табып, бик тату гомер кичерәләр. Икесе дә бер үк елда һәм айда бәби дә алып кайталар. Мәдинә - кыз, Сәлимә малай таба. Тормышлары тагын да түгәрәкләнә, матурлана.

Еллар шулай әкрен генә ага да ага. Киленнәр икесе дә фермада савымчы булып эшли. Хезмәт хаклары да ул чор өчен әйбәт була. Балалар да үсеп, укырга керер чаклары җитә. Мәдинәнең ире Салих колхозның төзү бригадасын җитәкли, менә дигән балта остасы. Көннәрдән бер көнне төзү бригадасы, «Беларусь» тракторы арбасына төялеп, урманга агач алып кайтырга дип китә. Бәла аяк астында йөри, диләр. Салихны урман кискәндә агач баса, дәваханәгә барганда ул мәңгелеккә күзләрен йома. Мәдинә итәк тутырып балалар үстерермен дип хыялланып йөргәндә, кызын кочаклап, гомерлеккә тол кала. Мәдинә өчен гүя кояш сүнгәндәй тоела, тормыш челпәрәмә килә. Ул язмышына буйсынып гомер итәргә мәҗбүр була.

Сәлимәнең дә тормышы күршесенекеннән әллә ни аерылмый - җимерелә. Колхозда баш механик булып эшләүче ире Хәлим башы авыртып интегә. Казанда аның башына операция ясыйлар, ләкин ул уңышлы чыкмый - гомере өзелә. Сәлимә дә, улын кочаклап, җиләк күк чагында тол кала. Ике ялгыз ана, ал-ялны белми, авырлыкларга баш ими фермада эшли. Тормыш алып бару җиңел булмый, әлбәттә, толлар хәлен толлар гына аңлый.

Еллар үтә. Маңгайларда үткән еллар билгесе булып сырлар өстәлә, чәчләргә чал куна. Сәлимәнең улы өйләнә. Мәдинәнең дә кызы кияүгә чыга. Алар ерак шәһәрләрдә яши, балалар үстерәләр, хатлар язып тормыйлар, ике елга бер генә кайтып китәләр. Ара ерак булгач, оныкларын бер сөяргә тилмереп яши әбиләр. Ярый әле алдавыч кесә телефоннары бар. Әбиләр аның белән сөйләшергә дә өйрәнеп киләләр. Тормышларыннан зарланмый алар, пенсияләре дә әйбәт. Автомагазин капка төбенә үк китереп бирә азык-төлекне. Мал-туар тоталар, песиләре дә бар, гөлләр үстереп, алар белән сөйләшеп, гомер узганын да сизми калалар. Бакчаларына үзләренә җитәрлек кенә бәрәңге утырталар, кыяр, помидорлар үстерәләр.

Ике карчык язын бакча башларына биш-алты бөртек кабак төше төртеп чыкты. Җәй бик матур килде, вакытында кояшы да елмайды, яңгыры да яуды. Кабаклар бик тиз тишелеп чыгып, үсеп тә киттеләр. Көннәр үтте. Сәлимә әбинең кабаклары - Мәдинә әби ягына, Мәдинәнеке Сәлимә ягына үрмәләде. Алар өчен чик сызыгы булмады. Әбиләр җәйнең матур көннәрендә күп итеп җир җиләкләре җыйдылар, как койдылар, киптереп тә куйдылар. Җиләк авылга якын гына тау итәгендә тәгәрәп пеште. Җиләклектән көне буе кеше өзелмәде. Монда әбиләрне дә, бабайларны да, балаларны да күрергә мөмкин иде. Әкрен генә җәй дә үтеп китте. Беренче кыраулар төшкәнче, кабакларны җыеп алырга уйлады әбиләр. Буталышып беткән кабакларны ничек итеп җыеп алырга белмәделәр. Санап бүләргә уйладылар. Мәдинә әбигә - 10 кабак, Сәлимә әбигә 9 гына чыкты. Барысы да матур, карбызга охшап торган буй-буй кабакларны күреп, күпләрнең исе китте. Бер караганда, аларга кабаклар кирәк тә түгел. Барыбер күрше-тирәләргә таратып бетерәләр. Моны алар рәхмәт өчен эшлиләр, шуннан тәм табып, сөенеп яшиләр. Сәлимә әбигә бер кабак ким булгач, әбиләр үпкәләшеп тә алдылар. Соңыннан бер кабакны урталай ярып, төшләрен дә санап бүлделәр. Күңелләре тынычланып калды. Кабакларны өйгә кертергә күршеләре булышты. Кабаклар карават астында урын алды.

Менә шулай ике әби, ике күрше гомер итеп яталар. Гайбәт сөйләргә яратмый алар. Намаз укып, пенсияләр бетмәсен, еллар имин булсын, дип дога кылалар. Бер-берсен кабак бәлеше пешереп, чәй эчәргә дәшәләр. Мәдинә карчык кабак бәлешен аеруча оста пешерә. Ике карчык үткән гомерләрен сагынып, 80 яшьлекләрен дә бергә каршылады.

Мөнир Талипов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: