Зәй офыклары

Нигә кирәк булды ул сугыш?

1981 елның 19 апрелендә Әфганстан мөһаҗирләре 201нче мотоукчы дивизиясенең тау юлларында хәрәкәт итүче хәрби йөк төягән ОБМО автоколоннасына һөҗүм итте. Кыска вакытлы канлы бәрелештә 12 шофер-солдат авыр яраланды. Шуларның 8е яралардан вафат булды. 8 солдатның 3се - Татарстан егете, алар - Илгизәр Гыймазов, Ирек Сөләйманов, Равил Хаҗиев. Үткән елның көзендә...

1981 елның 19 апрелендә Әфганстан мөһаҗирләре 201нче мотоукчы дивизиясенең тау юлларында хәрәкәт итүче хәрби йөк төягән ОБМО автоколоннасына һөҗүм итте. Кыска вакытлы канлы бәрелештә 12 шофер-солдат авыр яраланды. Шуларның 8е яралардан вафат булды. 8 солдатның 3се - Татарстан егете, алар - Илгизәр Гыймазов, Ирек Сөләйманов, Равил Хаҗиев.

Үткән елның көзендә 1980-1983 елларда Әфганстанда 201нче мотоукчы дивизиянең ОБМО частенда хәрби хезмәттә булган сугыш ветераннарының очрашуы булды. Инде өч дистә еллап бер дә күрешмәгән ветераннар, бергә җыелышып, яшьлек хатирәләрен искә төшердек. Очрашу Зәй районында булды. Билгеле инде, иң элек Алмалы авылына милләттәшебез, якташыбыз, сугышчан дустыбыз Илгизәр Гыймазов каберенә барып, аны искә алдык. Аннары аның туган йортына юнәлдек. Илгизәрнең әнисе Мәгъсүмә апа безне бик җылы, үз балаларын каршылагандай шатланып каршы алды. Һәрберебезне үз баласыдай кочып, исәнләшеп чыкты. Алмалы авылы зур түгел. Әмма 5 машина белән авылдашларының хәрби хезмәттәшләре килгәнен күргәч, беркем дә битараф калмады - Мәгъсүмә апа йорты янына җыелды. Мәгъсүмә апаның ире, Илгизәрнең әтисе Хәмзә абый улының үлеменнән соң 4 тапкыр инфаркт кичергән. Алар гаиләдә 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Инде барысы да үсеп, кеше булды дигәндә, 18 яшьлек улларын югалту әти кешегә түзә алмаслык кайгы салган. Ул чираттагы инфаркттан савыга алмый: 50 яшендә вакытсыз вафат булган. 6 баласын олы тормышка аяк бастыру анага берүзенә генә калган.

- Улымны да, тормыш иптәшемне дә кайгы-хәсрәт белән җирләгәч, үзем дә озак яши алмам дип кайгырдым. Шул чакта үземнең башымнан үткән хисләремне шигъри юлларга салып юаныч таптым. Сәламәтлегем юк. Иптәшем, Илгизәрне җирләгәч, үзем барып, әфганлылардан балам өчен үч алам, дип йөрде. Кемнән? Алар гаеплеме соң туган-үскән җирләренә чит-ят кешеләр кергәнгә? Алар ул сугышларда миллионнан артык кешесен югалткан. Күпләре йорт-җирсез калып, күрше дәүләтләргә барып сыенган. Анда да шундый ук газиз ата-аналар хәсрәт йотып яши. Кирәкмәс иде безгә ул сугыш! - ди.

Әйе, безгә ул сугыш бер дә кирәк түгел иде. 1980-1989 елларда әфган сугышында 442 татар егете һәлак булды. Бу татар халкы өчен зур югалту булды.

Татарстанның "Хәтер китабы"ннан: "Гыймазов Илгизәр Хазиевич. Родился 19.09.1962. Татарстан. Заинский р-он, д. Алмалы. Татарин. Место раб. К-з "Якты Юлдуз". Моб. Заинским ОГВК 26.10.80. В ДРА с 1.1981. Рядовой, водитель, в/ч п.п 53380. 19.04.1981. Погиб при отражении нападения противника на автомобильную колонну. Награжден орденом Красной Звезды (посмертно). Зах. В. Д. Алмалы".

Бу - Илгизәрнең кыска һәм коры гына хезмәт һәм гомер юлы. Илгизәр һөҗүм башлануга, авыр яралана. Аның машинасы артыннан баручы Әлки районы Алпар авылы егете Ирек Салих улы, үзе дә яралануга карамастан, иптәшенә ярдәмгә ташлана. Аның машинасын юл читенә туктатып, Илгизәрне үз машинасына алмакчы була. Инде күп кан югалтып, хәрәкәтсез калган Илгизәр-не янына утыртып өлгерсә дә, пуля яңгырыннан яраланып, иптәше өстенә авып төшә. Алар шулай бер кабинада ике якташ һәлак була. Алар артыннан баручы Равил Хуҗәхмәт улы да иптәшләренә ярдәм итә алмый, авыр яраланып, кан эчендә, машина кабинасында хәрәкәтсез кала...

Әфганстан җирендә Илгизәр, Ирек һәм Равил белән бер батальонда хезмәт итүче, әфган сугышы ветераны

Расих Җәләлов.

Казан шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: