Зәй офыклары

Очрашып бер утырулар – гомернең мизгелләре

Аксар мәдәният йортында даими төстә бәйрәмнәр, очрашулар үткәрелеп тора. Шундый очрашуларның берсе «Көтеп узган гомер», «Сагынырсың мин булмам», «Язмыш сынавы» китаплары авторы Зифа Кадыйрова белән булды. Аксарлылар бу очрашуны зарыгып көтте. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки Зифа Кадыйрованың бу китаплары күпләрнең төн йокысын алды. Алар кулдан-кулга күчеп, бер сулышта...

Аксар мәдәният йортында даими төстә бәйрәмнәр, очрашулар үткәрелеп тора. Шундый очрашуларның берсе «Көтеп узган гомер», «Сагынырсың мин булмам», «Язмыш сынавы» китаплары авторы Зифа Кадыйрова белән булды. Аксарлылар бу очрашуны зарыгып көтте. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки Зифа Кадыйрованың бу китаплары күпләрнең төн йокысын алды. Алар кулдан-кулга күчеп, бер сулышта укылды. Әсәрләрне яше дә, карты да үз итте. Гади, тормышчан, һәркем рәхәтләнеп укырлык итеп язылган китап кемгә генә ошамас икән.

Зифага шалтыратып, очрашуга чакыргач, ул теләп риза булды. Язучы булуы аны үзгәртмәде микән, ничегрәк аралашырбыз икән дигән уйлар белән аның килүен көттек. Кыска гына буйлы, мөлаем ханымны күрүгә бөтен шик-шөбһәләребез юкка чыкты.

Без сораулар бирә башлаганчы ул һәр китабының язылу тарихы, андагы геройларның прототиплары, кыскача үзе турында сөйли дә башлады.

Мин гади авыл баласы. Бәхет эзләп Чаллыга килеп төпләндем. Гомерем буе ирләр арасында авыр эш башкардым. Күп вакыт очны очка ялгап яшәргә туры килде. Балалар тәрбияләдем, ир көйләдем, башка хатын-кызлардан бер генә аермам да юк, дип җиңел генә әйтсә дә, Зифа ханым гади генә хатын-кыз түгел. Аның аң дәрәҗәсе күп кешеләрдән өстен, һәр җөмләсендә сабырлык, кичерә белү, кешеләрне рәнҗетмәү, әти-әни хакын хаклау кебек сыйфатлар алгы планга куела. Һәр сүзе тәрбияви әһәмияткә ия. Китап укырга яратмаган кешеләрне, яшьләрне дә кулына китап алып укырга мәҗбүр итәрдәй әсәрләр язучы гади генә була алмый. Ул - тылсым көченә ия, олы җанлы, күркәм, зыялы татар хатыны.

- Тирән мәгънәле әсәрләр иҗат итәргә сезне нәрсә этәрде? - дигән сорау очрашуда катнашучы һәркем өчен кызыклы иде. Ул бу сорауга менә ничек дип җавап бирде. "Тормышымда бик эч пошкан чак иде. Җаныма тынычлык эзләп, кулыма каләм алдым. Җанның тулып ташыган вакыты булган күрәсең, фикерләр бер-бер артлы ак кәгазь битенә тезелеп кенә барды, үзем дә сизмәстән, геройларым язмышларында кайнап, елый-елый яздым булачак китапларымны", - диде ул.

Китап язып өйдә генә утырмый Зифа ханым. Иртән эшенә чаба, берүк вакытта дүртенче китабын чыгару мәшәкатъләре белән яна. Балалары инде зур булса да, аларны да кайгырта, туганының баласын да тәрбияли.

Тормышыңның кискен борылыш алуына, хатынының язучыга әйләнүенә, бөтен кеше белә торган Зифа булуына ирегез ничек карый, дигән сорауны да бирергә батырчылык иттем . "Әгәр ул мине аңламаса, бу эшкә алынмас идем, китап чыгару артыннан бергәләп йөрибез, китапларымны иң беренче укучы да - ул", - дип җавап бирде мөлаем ханым.

Мин моның шулай икәненә Зифаны өенә кадәр илтә баргач тагын да ныграк ышандым. Безне ачык йөзле, хатынын ярты сүздән аңлаучы Зифаның тормыш иптәше каршы алды. Татар карчыкларына гына хас пөхтә, җитез Зифаның әнисе: "Әйдәгез, исән-сау гына кайтып җиттегезме, чәй куйдым, табын янына узыгыз", - дип өстәл янына чакырды. Менә шундый җылы атмосферада кичәнең икенче өлеше фатирда дәвам итте. Инде күптәнге танышлар сыман рәхәтләнеп аралаштык.

Зифаның быел юбилее. Аңа аксарлылар исеменнән исәнлек-саулык телибез, бала хәсрәтләре күрми, иҗат чишмәсе саекмый, яңадан-яңа китаплары белән безне сөендереп торсын.

Гүзәлия Гатина,

мәдәният йорты директоры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: