Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Авыл һәм кеше

Сәрәпәледән Роза апа күршеләренә ярдәм итеп яши

Зәйнең “Радость” үзәге социаль хезмәткәрләре “Демография” илкүләм проектының “Актив озын гомер” программасын тормышка ашыру кысаларында “Мәрхәмәтле күршеләр” акциясенә  кушылдылар.

Программаның төп максаты – күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклау,  үстерү. Кайберәүләр дөньялар үзгәрде, хәзер күршесе ян күршесенең ничек яшәгәнен дә белми, дип әйтергә дә мөмкин. Ә бит гомер-гомергә әби-бабаларыбыз бер-берсе турында ул минем ут күршем, дип горурланып сөйләгән. Тормыш иткәндә күршеләр алар бик кирәк. Күрше хакы - Алла хакы, дип юкка гына әйтмиләр.

Сәрәпәле авылының элекке социаль хезмәткәре  Роза Агеева йөрәк кушуы буенча өлкән яшьтәге күршеләре турында кайгыртуын дәвам итә. Ул аларга яшелчә, чәчәкләренә су сибәргә, бакчадагы уңышны  җыеп алырга ярдәм итә, ә пироглар пешергәндә, күчтәнәчләрен тотып күршеләрен сыйларга керә яки үзенә дәшә.  

Роза Нурмөхәммәтовна күршеләремә бик теләп ярдәм итәм, ә алардан рәхмәт сүзләрен ишеткәч, күңелләр күтәрелеп, җаннар рәхәтләнеп китә, кешеләргә файдалы булуны аңлау гомерне озайта, ди.

Фотолар “Радость” үзәгеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев