Зәй офыклары

Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?

Шәфкатьлелек елы уңаеннан Аксар мәдәният йортында төрле чаралар үткәрелә. Әле ел башланды гына, әмма инде берничә очрашу үтте. "Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Башкаларга хезмәт итү һәм игелек кылуда" дигән кичә үзенчәлекле яңа формада оештырылды. Инвалидлар соравы буенча концерт әзерләнде. Бездә утыздан артык инвалид исәпләнә, аларның һәрберсен мәдәният йортына чакырдык. Бу бәйрәмгә...

Шәфкатьлелек елы уңаеннан Аксар мәдәният йортында төрле чаралар үткәрелә. Әле ел башланды гына, әмма инде берничә очрашу үтте.

"Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Башкаларга хезмәт итү һәм игелек кылуда" дигән кичә үзенчәлекле яңа формада оештырылды. Инвалидлар соравы буенча концерт әзерләнде. Бездә утыздан артык инвалид исәпләнә, аларның һәрберсен мәдәният йортына чакырдык. Бу бәйрәмгә башка авылдашларыбыз да төште.

Җырчыларыбыз Ләйсән Тимерханова, Флүрә Гыйниятова, Тәслимә Гәрәева, Гүзәлия Бәдретдинова, Заһидә Әхмәтҗанова, Фәнис Исрафилов берсеннән-берсе матур җырларын авылдашларга бүләк итте. Аларны кат-кат сорап җырлаттылар. Фәтхелгаян абый баянда гына уйнап калмыйча, җырчыларга кушылды. Концерт сәхнәгә генә сыймыйча, тамаша залына күчте.

Инвалидларның үз араларында да оста җырчылар бар. Авыл кешесе бер-берсен белеп яши. Әйдәгез әле, Тәкыяны җырлатыйк, диюгә, Тәкыя апа Хисамова "Балан" җырын сузды. Ул бу җырны башкарганда апаларның гына түгел, залда утырган өлкән яшьтәге абыйларның да күзләрен яшь элпәсе каплады. Шулкадәр матур, моңлы итеп бу җырны бары Тәкыя апа гына башкара аладыр. Алсу Байбулатованың да беренче тапкыр гына җырлавы түгел иде, урам концертларында да катнашып килде ул.

80 яшьлек Мәхмүт абый, юк җырламыйм, дип утырса да, соңыннан түзмәде, такмаклар җырлап бирде. Җырларны биюләр алыштырды. Кунакларны кайнар коймак белән сыйлап, рәхмәт сүзләребезне җиткердек.

Тәскирә апа Шәвәлиева бәйрәмне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә, җырчыларга рәхмәт белдереп, бәйрәм ясадыгыз, ике сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте, сезгә иҗади уңышлар телибез, диде. Аның сүзләренә Светлана апа Хәсәнова кушылып, мәдәният йортында үз эшенең осталары эшли, без сезгә чиксез рәхмәтле, үзегез чирләмәгез, дип сүзне йомгаклады. Менә шундый күтәренке рухта үтте бу бәйрәм. Шулай итеп, тагын бер игелек кылынды. Мондый очрашулар һәркем күңеленә хуш килә. Безнең һәр яңа идеяне авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов та хуплап, ярдәм итәргә генә тора. Һәрберебез игелек кылып яшик.

Гүзәлия Гатина,

мәдәният йорты директоры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: