Зәй офыклары

Йолдызлардан йолдыз атылганда

Җырчылар арасында «йолдызлар» барлау матур бер гадәткә әйләнде. Яңадан-яңа җырчылар көннән-көн артып кына тора, аларны истә калдыру да мөмкин түгел. Бер яктан караганда, бу - куанычлы хәл, мәдәниятебез үсә дигән сүз. Шулар арасыннан иң-иңнәрне ачыклау өчен нинди генә проектлар уйлап тапмыйлар. Без, Аксар мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, яңалыктан калышмыйбыз -...

Җырчылар арасында «йолдызлар» барлау матур бер гадәткә әйләнде. Яңадан-яңа җырчылар көннән-көн артып кына тора, аларны истә калдыру да мөмкин түгел. Бер яктан караганда, бу - куанычлы хәл, мәдәниятебез үсә дигән сүз. Шулар арасыннан иң-иңнәрне ачыклау өчен нинди генә проектлар уйлап тапмыйлар.

Без, Аксар мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, яңалыктан калышмыйбыз - төрле проектлар өстендә эшлибез, яңадан-яңа кичәләр үткәрергә тырышабыз. Шуларның берсе "Йолдызлар яңгыры" дип исемләнеп, халыкка дуэтлар концерты буларак тәкъдим ителде. Урам концертларында дуэтларның күп булуын күреп, шушы концертны үткәрергә булдык. Ике сәгатькә сузылган бу концертта тамашачы һәр артистны көчле алкышларга күмде. Тагын кемнәр чыгар икән дип кызыксынып көтте алар. Концертны "Заһир-Галия" җыры белән Тәслимә Гәрәева һәм Эльмир Нургалин башлап җибәрде, аларны Әнүзә белән Рафаил Кәрамовлар алыштырды. "Беребез өчен беребез кирәк" дигән җырны алар артистларыбыз Зәйнәп белән Зөфәрдән ким башкармады. Бер-бер артлы җырчыларыбыз алышынып кына торды. Изалия һәм Венер Шамигуловлар авылдашыбыз Фәнис Исрафилов иҗат иткән җырны тамашачыга бүләк итте. Илнара һәм Гөлнара Нургалиналарның "Апа-сеңел" җыры үзләренә шулкадәр килешеп торды, әйтерсең, аларга атап язылган. Гүзәлия һәм Нуретдин Бәдертдиновлар мәдәният йортында үткәрелгән һәр чарада актив катнаша, Равия һәм Илсур Мозафаровлар, Ләйсән Тимерханова җырларыннан башка бер генә бәйрәм дә үтми, кайчан гына чакырсаң да, һәрвакыт булышырга гына торалар. Концертта Ләйсән сүзгә генә түгел, җырларга да һәвәс Рафаил Хәсәншин һәм үзенчәлекле тавышка ия Хамис Кәрамов белән чыгыш ясап, тамашачыны шаккатырды. Һәр спектакльдә катнашып, чын актерларча уйнаучы Булат Хисамовны тамашачы беренче тапкыр җырчы буларак тыңлады, ул Әлфия Әхмәдиева белән җырлады. Изалия Шәмигулова белән Марсель Мингалин һәм Ландыш Гатина да матур җырларын тамашачы хозурына тапшырды. Илсөяр Насыйбуллина белән Радик Әхмәтшин тамашачыны яңа җырлары белән әсир итте.

Фәтхелгаян абый Әхмәтҗанов баянда гына уйнап калмыйча, Заһида апа белән парлап авылдашларга җыр бүләк итте. Һәр чараның уңышлы чыгуында аппаратура белән эшләүче Ленар Динмөхәммәтовның өлеше зур. Бер төркем яшь кызларның биюе дә ямь өстенә ямь өстәде. Һәр катнашучыга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, башка чараларда да актив катнашуларын теләп калабыз.

Гүзәлия Гатина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: