Зәй офыклары

Зәй авыллары мәктәпләрендә мәшгульлек үзәгенең мобиль офислары эшли

Зәй район мәшгульлек үзәге мобиль офисы бу көннәрдә авыл мәктәпләрендә VII-IX сыйныф укучылары белән очрашып, һөнәр сайлау юнәлешендә ярдәм итү максатында. аңлату эшләре алып бара, тест үткәрә. Бүген мобиль офис Сарсаз-Баграж мәктәбендә эшләде. Балаларга бигрәк тә бүгенге көн соравы буенча мөһим булган һөнәр сайлауның яхшы булуы аңлатылды. Мәшгульлек үзәге белгече...

Зәй район мәшгульлек үзәге мобиль офисы бу көннәрдә авыл мәктәпләрендә VII-IX сыйныф укучылары белән очрашып, һөнәр сайлау юнәлешендә ярдәм итү максатында. аңлату эшләре алып бара, тест үткәрә. Бүген мобиль офис Сарсаз-Баграж мәктәбендә эшләде. Балаларга бигрәк тә бүгенге көн соравы буенча мөһим булган һөнәр сайлауның яхшы булуы аңлатылды. Мәшгульлек үзәге белгече авыл хуҗалыгы тармагы өчен кирәкле һөнәрләргә, эшче белгечлекләренә тукталды, шулай ук медицина һәм башка тармакта белгечләргә сорау зур булуын искәртте. Климов методикасы буенча уздырылган тест ярдәмендә балалар үзләренең кайсы һөнәргә якын нинди белгечлек алу өчен мөмкинлекләре булуларын ачыкладылар. Алга таба авыл мәктәпләрендә мобиль офислар эшчәнлеген җирлектәге халык җыеннары алдыннан даими оештыру планы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: