Зәй офыклары

Зәй комбайнчылары намуслы хезмәттә

"Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе Мәлем участогында урып-җыюның беренче көненнән - 25 июльдән "Дон" комбайннарында - Госман Ибраһимов, Рөстәм Мәүлетов, Михаил Утяганов, Николай Тазировлар уракка чыкты. Югары Мәлем авылыннан Госман Ибраһимов - тәҗрибәле комбайнчы, быел аның урып-җыюда утызынчы сезоны. - "Дон" комбайны белән иген "диңгезен" гизә башлауга гына да ун ел....

"Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе Мәлем участогында урып-җыюның беренче көненнән - 25 июльдән "Дон" комбайннарында - Госман Ибраһимов, Рөстәм Мәүлетов, Михаил Утяганов, Николай Тазировлар уракка чыкты.

Югары Мәлем авылыннан Госман Ибраһимов - тәҗрибәле комбайнчы, быел аның урып-җыюда утызынчы сезоны.

- "Дон" комбайны белән иген "диңгезен" гизә башлауга гына да ун ел. Аңа кадәр "Нива", "Сибиряк" комбайннарында эшләгән идем. Бу басуларның һәр үзәне, һәр калкулыгы таныш миңа. 16 яшьтән механизатор булып хезмәт куя башлау, бәйләгәндәй шушы җиргә беркетте.Игенче дигән горур исемне йөртүем белән бәхетлемен,- ди Госман абый.

Алар гаиләсендә барлык ир-туганнары да авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрен сайлаганнар. Әтиләре данлыклы балта остасы булса, Госманның бер энесе - машина йөртүче, икенчесе ветеринар. Әле менә быел гына кызын шәһәр егете Рөстәмгә кияүгә биреп, бу урып-җыюга аны да үзе белән комбайнда эшләргә алып чыккан. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, өйрәнсен, тәҗрибә тупласын, ди бабай, кияүгә күз кысып. Рөстәмнең дә сынатырга исәбе юк, урып-җыюда алдынгылыкны бирмәү нияте.

Ә икенче "Дон"ны иярләүче 21 яшьлек Михаил Утяганов - Сарсаз-Баграж авылы егете. Зәй политехник колледжында тракторчы-машинист белгечлеген үзләштергән Михаил армиягә кадәр дә, инде менә армиядән кайткач та икенче сезон рәттән урып-җыю эшләрендә катнаша.

-Узган ел мин армиядән кайтканда урак башланган иде инде, шуңа да КамАЗ машинасында ашлык ташыдым, аннан соң шикәр чөгендере алу комбайнында эшләдем. Быел менә алдан ук бөртек суктыру комбайнына утырырга теләк белдергән идем, уракның беренче көннәреннән үк эшкә чыктым. Бу хезмәт миңа ошый. Көннәр әйбәт чагында күп итеп ашлык суктыру күңелгә канәгатьлек хисе бирә. Бер сменага 13 бункер суктырып, 54 тонна ашлыкны амбарларга озаттык, - ди ул, елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: