Зәй офыклары

Зәй районында халык җыеннары дәвам итә (фотолар)

Зәй районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Чыбыклы авыл җирлегендә үткән халык җыены, мөгаен, халыкның активлыгы ягыннан иң уңышлы узган сөйләшүләрнең берсе булгандыр. Биредә хакимият вәкилләренә кешеләр анык мәсьәләләр буенча борчылуларын да, үзенчәлекле фикерләрен дә җиткерделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов әйтүенчә, җирлектә бернәрсәгәдә битараф булмаганнар яши. Ә бу...

Зәй районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Чыбыклы авыл җирлегендә үткән халык җыены, мөгаен, халыкның активлыгы ягыннан иң уңышлы узган сөйләшүләрнең берсе булгандыр. Биредә хакимият вәкилләренә кешеләр анык мәсьәләләр буенча борчылуларын да, үзенчәлекле фикерләрен дә җиткерделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов әйтүенчә, җирлектә бернәрсәгәдә битараф булмаганнар яши. Ә бу - заманнан калышмый тормыш итү өчен иң мөһиме.

Хезмәт яшендәгеләрнең күпчелеге агрофирмада эшли. Соңгы вакытта хезмәт хакы буенча бурычларның бетүе кешеләрнең яшәү шартына уңай тәэсир иткән, күрәсең, Чыбыклыда яшәүчеләрдән моң-зар әллә ни ишетелмәде. Ә менә Суык- Чишмәнең төп җирлектән читтә урнашуы бирегә игътибарның җитмәвен искәртә, җыен барышында әлеге авыл вәкилләре тарафыннан сораулар шактый яуды. Авылда клуб, мәчетнең ябылуы, татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны үткәрелү туктатылу һ.б күп сораулар биредә яшәүчеләрнең актив тормыш рәвеше алып барырга омтылулары турында сөйли. Ә яшәү шартларын уңайлы итүгә килгәндә, җирлектәге һәр авылда да аз эш башкарылмаган. Чыбыклы мәктәбенең капиталь төзекләндерелүе, Чыбыклы һәм Суык-Чишмәдә су колонкалары көйләнү, су кудыру скважиналары насослары алыштырылу, авыл урамнарын яктыртуга игътибар бирү, үзара салым акчасына һәр авылда урам юлларын өлешчә төзекләндерү һ.б эшләр шул хакта сөйли. Агымдагы елда да авыл җирлеге башлыгы Роберт Хәмидуллин халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча каралган эшләрне бәян итте.

- Без быел эш планына Суык-Чишмә авылында күперне ныгытып, вак таш җәю, әлеге авылдагы чишмәне төзекләндерү, клубны карап ачуны керттек. Чыбыклы, Суык-Чишмә, Унбия авыллары урам юлларын таш белән түшәү дә игътибар үзәгендә. Зиратларны чистарту, агачлар утырту өмә белән башкарылачак, - диде җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: