Зәй офыклары

Зәйдә халык җыеннары башланды (фотолар)

Кичә Зәйдә район җитәкчеләренең халык белән очрашып, җирлекләрдәге проблемалардан хәбәрдар булып, көнкүреш шартларына кагылышлы килеп туган мәсьәләләрне хәл итүне күздә тоткан халык җыеннары башланды. Аның беренчеләре, Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә үтте. Җыен башланыр алдыннан халыкны шәхси сораулары белән район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, оешма-учреждение җитәкчеләре, хокук...

Кичә Зәйдә район җитәкчеләренең халык белән очрашып, җирлекләрдәге проблемалардан хәбәрдар булып, көнкүреш шартларына кагылышлы килеп туган мәсьәләләрне хәл итүне күздә тоткан халык җыеннары башланды. Аның беренчеләре, Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә үтте. Җыен башланыр алдыннан халыкны шәхси сораулары белән район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, оешма-учреждение җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре кабул итте. Башка елдан үзгә буларак, җыеннарга мәшгульлек үзәге мобиль офис белән чыгып, халыкка хезмәт күрсәтә. Әлеге хезмәткә җыен башында ук мөрәҗәгать итүчеләр булды. Җыен барышында үткән елда башкарылган эшләр, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Бу турыда тулы язма газетабызның алдагы санында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: