Зәй офыклары

Афәрин, алгалылар! (фотолар)

Зәйдә 2015 ел уңышын җыйнау быел да "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе көзге бодай басуыннан башланды. Механизаторларга быелгы ел уңышын югалтуларсыз җыеп алуга фатиханы район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов бирде. -Без бүгеннән сезнең белән елның иң җаваплы чорына керәбез. Үстергән уңышны ни дәрәҗәдә югалтуларсыз җыеп алсак, өстәлләребезнең муллыгы, илебезнең бөтенлегенә...

Зәйдә 2015 ел уңышын җыйнау быел да "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе көзге бодай басуыннан башланды. Механизаторларга быелгы ел уңышын югалтуларсыз җыеп алуга фатиханы район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов бирде.

-Без бүгеннән сезнең белән елның иң җаваплы чорына керәбез. Үстергән уңышны ни дәрәҗәдә югалтуларсыз җыеп алсак, өстәлләребезнең муллыгы, илебезнең бөтенлегенә шул дәрәҗәдә өлеш кертәбез дигән сүз. Техникаларыбыз тулысынча уракка әзер, икмәк кабул итү пунктлары кырдан кайтачак ашлыкны көтеп тора, ә механизаторларыбыз еллык хезмәт хакы фондын нәкъ менә урак өстендә эшләргә тиеш. Механизаторларның 80 проценты һәм аннан да күп өлеше бөртеклеләрне җыйнауда да, шикәр чөгендерен алуда да катнаша. Бу, һичшиксез, икеләтә йөкләмә һәм икелетә җаваплылык, чөнки без вакытында бөртеклеләрне амбарларга кайтарып, шикәр чөнгендерен дә соңга калмыйча җыйнарга керешергә тиеш. Ашлыкны урнаштыру өчен килешүләр төзелгән, үзебезнең, Чаллы, Акташ икмәк кабул итү пунктлары моңа әзер. Орлыклык өчен материалны Тукай районындагы орлык заводына илтәчәкбез. Хәзер механизаторларыбыздан тырыш, намуслы хезмәт көтелә, урып-җыюны исән-имин башкарып чыгарга язсын, - диде Разиф Кәримов.

Агымдагы елда район кырларында 40 мең 200 гектарда бөртеклеләр үстерелде. Шуның 10 мең 500 гектары - көзге бодай. Махсус комиссия, тикшергәннән соң, бу культураның иң өлгергән урыны дип "Зәй"агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе кырларын тапты, ди "Алга"ның тәҗрибәле агрономы Раиф абый Вәлиев. Бүлекчәдә 1980 гектар бөртеклеләрнең 660 гектарын көзге бодай мәйданы тәшкил итҗә. Урып-җыюның беренче көнендә комбайнчылар эшне 60 гектарлы басудан башлады. Беренче гектар мәйданны урып-суктырганнан соң, аны бункердан бушатып үлчәүгә озаттылар, гектарыннан уртача уңыш 27 центнер булды. Бөртеклеләрне җыйнау белән беррәттән махсус техника саламны да төргәкләп бара. Аларны терлекчелек комплексларына кайтарачаклар.

Гомумән, урып-җыю чорында Зәй районы кырларында 71 комбайн эшләячәк, ә иң кызу мизгелләрдә булышу өчен Чаллыдан 7 комбайннан торган махсус отряд килү мөмкинлеге дә бар.

- Комбайннарны отрядларга бүлеп, аларның һәрберсенә аерым җаваплы кеше билгеләнде. Агымдагы елда техниканың төзеклеген тәэмин итүгә игътибар аеруча зур. Төзекләндерү вакытында запас частьлар белән бернинди тоткарлыклар булмады. Һәр комбайн соңга кадәр эшләсен өчен икешәр комбайнчы булу шарты куелды. Алар махсус киемнәр, куркынычсызлык җиһазлары белән тәэмин ителде, -ди авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Марсель Рәхмәтов.

Урак өстендә механизаторларга уңайлы булсын өчен, аларны кырга китереп ашату җайга салынган. "Алга" бүлекчәсе пешекчеләре Нәфисә Вәлиуллина, Фәнисә Гарипова, Гөлнара Мөхетдинова инде беренче көндә үк 60 кешегә җитәрлек ризык әзерләгәннәр. Механизаторларны көнгә - ике, ә төн урталарына кадәр эшләгәндә өч тапкыр ашату планлаштырыла.

Кыскасы, тудырылган барлык шартлар быелгы уракны уңышлы башкарып чыгу өчен. Механизаторларыбызга, урып-җыю чорында хезмәт куячак райондашларыбызга сау-сәламәт булып, уңышны үз вакытында җыйнап алуларын телибез. План буенча аны республика көненә төгәлләү фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: