Зәй офыклары

«Агрорусь-2015» конкурсында җиңүчеләр арасында Зәй эшмәкәре дә бар

22 - 30 августта Санкт-Петербургта «Агрорусь-2015» халыкара агросәнәгать күргәзмә - ярминкәсе узды. Анда катнашучылар үз продукцияләрен, проектларын, шулай ук конкурс эшләрен куйдылар. Конкурс җиңүчеләре җиде номинациядә бүләкләнде. Россия һәм Белоруссиядән 100дән артык предприятие, фермер хуҗалыгы, фәнни һәм мәгариф учреждениесе диплом һәм медальләргә лаек булды. Татарстаннан күргәзмә-ярминкәдә ТР кооперация һәм кулланучылар...

22 - 30 августта Санкт-Петербургта «Агрорусь-2015» халыкара агросәнәгать күргәзмә - ярминкәсе узды. Анда катнашучылар үз продукцияләрен, проектларын, шулай ук конкурс эшләрен куйдылар. Конкурс җиңүчеләре җиде номинациядә бүләкләнде. Россия һәм Белоруссиядән 100дән артык предприятие, фермер хуҗалыгы, фәнни һәм мәгариф учреждениесе диплом һәм медальләргә лаек булды. Татарстаннан күргәзмә-ярминкәдә ТР кооперация һәм кулланучылар оешмалары берлеге һәм ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассосияциясеннән фермерлар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча биш вәкил алтын медалгә лаек булды. Алар арасында Зәйдән сөт эшкәртү цехы җитәкчесе Альберт Гайнуллин да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: