Зәй офыклары

АЛГАЛЫЛАР ҺӘРЧАК АЛДА

Аграр өлкә зәйлеләрнең икътисади һәм социаль тормышында һәрчак өстенлекле роль уйный. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен һава торышының көйсезлеге борчый. Шулай да технология таләпләрен төгәл үтәү һәм авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә «Зәй» агрофирмасының «Алга» бүлекчәсе узган ел ярыйсы гына уңышларга иреште. Бүлекчәдә 5038 гектар җир мәйданының 4253 гектарын...

Аграр өлкә зәйлеләрнең икътисади һәм социаль тормышында һәрчак өстенлекле роль уйный. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен һава торышының көйсезлеге борчый. Шулай да технология таләпләрен төгәл үтәү һәм авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә «Зәй» агрофирмасының «Алга» бүлекчәсе узган ел ярыйсы гына уңышларга иреште.

Бүлекчәдә 5038 гектар җир мәйданының 4253 гектарын чәчүлекләр тәшкил итә. Игенчеләр тырышлыгы, фидакарь хезмәте белән 1780 гектарда бөртеклеләр чәчелеп, алардан 5691 тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 32 центнер тәшкил иткән.

- Бөртеклеләрдән тулаем җыемның күп булуына сыйфатлы чәчүлек материал, чәчүгә оптималь срокларда керешү, белгечләрнең тырышлыгы бәрабәренә ирешелде, - ди бүлекчә җитәкчесе Рашат Саматов.

"Алга" бүлекчәсе - "Зәй" агрофирмасында гына түгел, районда иң күп шикәр чөгендере игүче хуҗалык. Шикәр чөгендере уңышы да мул булган. Уңыш гектарыннан уртача 494,8 центнер тәшкил иткән. Шикәр заводына 23555 тонна чимал озатылган.

Терлекчелектә уңышның нигезе ныклы азык базасы булдыруга бәйле. Терлекләрне кышын асрау өчен җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән. Кышлатудагы маллар өчен барлыгы 14470 центнер салам тупланган, печән - 10972, сенаж - 14300, силос 23830 центнер салынган. Хуҗалыкта бер шартлы терлеккә 26,5 азык берәмлеге туры килә. Әлеге уңышларда бүлекчә механизаторларының намуслы, тырыш хезмәте ята. Бөртеклеләрне чәчүдә Хәниф Мирзаханов, Әхнәф Хәмидуллин, Рамил Сибгатуллин, шикәр чөгендере чәчүдә һәм алуда Айдар Галимов, Фәнил Хәйруллин, печән чабуда Рәсим Мөфтиев, Таһир Гомәровлар тырыш хезмәт куйган. Хәниф Мирзахановның 2015 елда кыр батыры булып танылуы күп нәрсә турында сөйли.

Бүлекчә терлекчелек буенча да сынатмый: бүгенге көндә биредә 600 баш мөгезле эре терлек асрала. Узган ел 76,5 тонна ит җитештерелгән. Малларның тәүлеклек артымы 670 грамм тәшкил иткән. Терлекчелек тармагында хезмәт куйган Фиргать Зиннуров, Ришат Усмановлар аеруча мактауга лаек, ди бүлекчә җитәкчесе.

Хужалыкта барлыгы 75 кеше хезмәт куя, аларның уртача хезмәт хакы - 16497 сум.

Хуҗалык чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, дигән гыйбарәнең асылын аңлап эш итә. "Алга" бүлекчәсендә 2016 ел уңышы өчен ныклы нигез салынган. Биредә техникалар, чәчү агрегатлары, культиваторлар төзекләндерелгән, тракторлар ремонтлау эше тиешле югарылыкта бара. Бүлекчәгә 1200 тонна аммиак селитрасы ашламасы кайтартылган. Гомумән, кыр эшләренә әзерлек ныклы игьтибар үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: