Зәй офыклары

Ашлык килә, шатлык килә

Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык. Басудан ындыр табакларына, анда чистартылып, складларга салынган яисә икмәк кабул итү предприятиеләренә озатуны күз алдында тотып әйтү бу. Зәй ашлыгының күп өлеше икмәк кабул итү предприятиесенә китерелә. Предприятие килешү нигезендә "Восток", "Зәй" агрофирмалары, Сарман училищесы, берничә фермердан ашлык кабул итә. Икмәк кабул итү пунктына...

Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык. Басудан ындыр табакларына, анда чистартылып, складларга салынган яисә икмәк кабул итү предприятиеләренә озатуны күз алдында тотып әйтү бу. Зәй ашлыгының күп өлеше икмәк кабул итү предприятиесенә китерелә. Предприятие килешү нигезендә "Восток", "Зәй" агрофирмалары, Сарман училищесы, берничә фермердан ашлык кабул итә.

Икмәк кабул итү пунктына машиналар агыла гына. Бу көннәрдә биредә киеренке режимда эшлиләр. Предприятие икмәк кабул итәргә ныклап әзерләнгән: үлчәү һәм ашлык киптерү урыннары тәртипкә китерелгән, лабораторияләр тиешенчә җиһазландырылган. Коллективта 100гә якын кеше исәпләнә, сезонлы эшләргә 30дан артык кеше алынган.

Агымдагы елда ашлык кабул итүгә 13 июльдә керешкәннәр. Беренче олау "Восток" агрофирмасының "Игенче" бүлекчәсеннән килгән. Тәүлегенә ашлык төягән бер мең машина килә. 25 июльгә 9 мең тоннага якын ашлык (көзге бодай, арпа) китерелгән инде. Биредә эш яхшы оештырылган, машиналардан зур чират күренми.

Лабораториядә ашлыкның чисталыгы, дымлылыгы тикшерелә, башка параметрлар анализлана. Биредә беренчел документлар әзерләнә. Быелгы ашлыкның сыйфатын яхшы димәс идем, ди лаборатория мөдире Татьяна Ибраһимова. Лаборатория тәүлек әйләнә эшли, биредә 8 кеше хезмәт куя. Ашлык ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш, шунлыктан быел ашлык сыйфатын билгеләү өчен заманча "Инфраскоп" җиһазы алганнар. Предприятие ашлык кабул итеп, аны киптерә, эшкәртә, складларга сала һәм әкренләп тиешле урыннарга озата. Предприятие Россиянең төрле төбәкләре, Британия, Германия, Египет илләре белән хезмәттәшлек итә.

Без лаборатория хезмәткәрләре белән сөйләшеп торган арада "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсеннән ашлык төялгән "КамАЗ" машинасы килде. Шофер Александр Емельянов әйтүенчә, машина ашлык коелмаслык итеп көйләнгән. Ул да булмады, янә икенче "КамАЗ" машинасы килеп туктады. "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсеннән Альберт Исламов булды ул. Сменага ындыр табагыннан икмәк кабул итү пунктына 5әр рейс ясыйбыз, ди ул.

Предприятиедә көне-төне 5 чистарту-киптерү агрегаты эшли. Машинистлар кылны кырыкка ярырдай чорда вакыт белән исәпләшмичә, агрегатларны төзек тоту өчен бөтен тырышлыгын куя. Киптерү-чистарту агрегатыннан соң ашлык конвейер аша складларга күчерелә.

Кыскасы, предприятиегә килүче ашлык олаулары күңелне күтәрә. Юкка гына ашлык килә - шатлык килә, димәгәннәрдер...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: