Зәй офыклары

Авыл булдыклыны ярата

Ике ел әфган сугышында катнашкан, берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан Альбертка туган авылына исән-имин кайту үзе өчен генә түгел, һәркем өчен шатлык була. Шатлык булмый мөмкин дә түгел. Әфган сугышы зур корбаннар таләп итте. Районда һәлак булган сугышчыларның цинк табутларда кайтарылган гәүдәләре күмелмәгән зиратлар сирәктер. Әнә күршедә генә яшәгән...

Ике ел әфган сугышында катнашкан, берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан Альбертка туган авылына исән-имин кайту үзе өчен генә түгел, һәркем өчен шатлык була. Шатлык булмый мөмкин дә түгел. Әфган сугышы зур корбаннар таләп итте. Районда һәлак булган сугышчыларның цинк табутларда кайтарылган гәүдәләре күмелмәгән зиратлар сирәктер. Әнә күршедә генә яшәгән Нәфыйк абыйның Әфганстанда хезмәт иткән, кайтарына күп тә калмаган вакытта, дошман пулясыннан һәлак булган улы Маратның кабере авыл зиратында фаҗигале елларны хәтерләтеп тора. Ут йотып яшәде ул чакта Әфганстанга эләккән егетләрнең әти-әниләре, туганнары.

Утны-суны кичкән, яшь булса да, дөньяның кая таба баруын бераз чамаларга өйрәнгән Альберт кайтып озак та тормыйча:

- Әти, мин авылда калырга уйлыйм, - ди.

Ул моны төптән, алдын-артын уйлап әйтә, чөнки бу чорлар, берсеннән-берсе ерак булмаган шәһәрләрне тоташтыручы асфальт юллар буена урнашкан авыллардагы яшь-ләрнең күбесенчә шәһәр ягын "каера" башлаган еллары иде, кайберләренең әти-әниләре дә моны хуплый, балаларын шәһәргә озату ягын карый. Альбертка да шәһәргә китеп эшкә урнашу, фатир юнәтү берни тормый, ләкин анда авылның якынлыгы, күңеле белән аның киләчәге өчен үзен җаваплы итеп сизү тойгысы барыннан да өстенрәк булып чыга.

- Кал, улым, тракторчы-шоферга авылда беркайчан эш бетми, ә эш ул - тормыш дигән сүз,- ди әтисе Җәмил абый, аның сүзенә җавап итеп.

Җәмил абый - гомер буе колхозда шофер, комбайнчы, тракторчы булып эшләгән авыл агае. Оста шофер, алдынгы комбайнчы булу өстенә, ул авылда җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, һәр дәүләт-хөкүмәт яңалыгын беренче булып кабул итүе, аны тормышка ашырырга алынуы белән аерылып торды. Зарлана белмәгән, күтәренке күңелле, һәрчак ышаныч-өмет белән яшәгән Җәмил абый балаларын да үз юлыннан ияртергә тырыша. Шуңа күрә олы улы Альбертның әлеге сорау катнаш киңәшен хуплый.

Алга таба кайда яшәү, кайда эшләү мәсьәләсен икеле-микеле йөрмичә, күптән хәл иткән Альберт колхозда җиң сызганып эшкә керешә. Әтисе әйткәнчә, тракторчы-шоферга колхозда эш бетеп тормый. Трактор, машина, комбайннарда эшләү белән бергә, ул электр, газ белән эретеп ябыштыру эшләрен дә башкара, киң профильле һөнәр иясенә әйләнә. Болардан тыш, җәен-кышын авыл хуҗалыгы эшләренең үзәгендә кайнаган, вагыннан алып эресенә кадәр үз куллары аша үткәргән яшь механизатор авыл хуҗалыгы белгечлеге серләрен дә үзләштерә. Колхоз җитәкчеләре Альбертның эшкә сәләтен күрми калмый, әлбәттә. Практикада сыналган, инде авыл халкы, яшьләр арасында абруе киң таралган ир-егетне колхозның баш инженеры итеп куялар. Һәр механизатор белән тәртипле сөйләшә, ярдәмләшә белгән, алга карап эш иткән баш инженер үз вазифаларын төгәл һәм яратып башкара. Бәлки ул бүген дә шул вазифасында эшен дәвам иткән булыр иде, әмма, яшьләрдән кала, барыбызга да билгеле вакыйгалар колхозларны гына түгел, илебез тоткан курсны 180 градуска борып куймаган булса.

Чыннан да, илебез планлы идарә итү системасыннан кинәт кенә базар икътисадына күчте, ваучерлар барлыкка килде, күмәк милекчелекне шәхси милекчелек алмаштырды. Дөрес һәм дөрес булмаган юллар белән завод-фабрикалар, хәтта халык хуҗалыгының аерым тармаклары шәхси хуҗалар карамагына күчте, байлар һәм олигархлар классы пәйда булды. Авыл хуҗалыгында да дәүләт колхоз һәм совхозлардан баш тартты, дотациядән мәхрүм итте. Колхозлар мәҗбүри дигәндәй таралды, сөрү җирләре исемлектә пай хуҗаларына бүленде, ә калган җитештерү средстволары һәм объектлар: терлекләр, терлек биналары, остаханәләр, трактор, автомашина, комбайн һәм башка авыл хуҗалыгы җиһазларының бер өлеше дәүләтне алмаштырган инвесторларга һәм иң кечкенә өлеше әлеге сәясәтне вакытында аңлап эш иткән элекке колхозчыларга калды. Иң күп өлеше - бигрәк тә терлекләр, авыл хуҗалыгы техникасы тегенди-мондый сәбәпләр белән уңга-сулга таратылды, ә терлексез калган биналар, техникасыз калган остаханәләр ишелү-җимерелүгә дучар булды. Шулай итеп, техникасыз, терлексез калган авыллар эшсез калды. Тарту көче булмаган авыл кешесе бер пай җире белән нишләсен? Берәр фермер хуҗалыгына яки инвесторга арендага бирде, алар аренда өчен әлеге пай җирле крестьянга көзен ике центнер чамасы бодай яки арпа бирде, ди. Яшәп буламы бу түләүгә? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә барлык авыл яшьләре, телиме-юкмы, шәһәрләргә күчеп бетте.

Ул чорларда Альберт та нәкъ шундый хәлдә кала. Элекке колхоз җирләре җәйрәп ята, алар эш, көч куюны, өстеннән трактор үтүне, орлык чәчүне сорый. Ә аның соравына беркем җавап бирергә ашыкмый, чөнки бөтенесе - техникасыз, бөтенесе - эшсез. Мондый хәлгә Альбертның йөрәге түзә алмый, авыл, үзен тудырган туган җире каршында ул үзен гаепле дә, җаваплы да итеп тоя, ниндидер ашыгыч карар кабул итәргә кирәклеген күңеле белән аңлый.

Альберт үзенең үҗәтлеге, әти-әнисенең ярдәме белән бер трактор, бер бөртек комбайны һәм кайбер җир эшкәртү җиһазлары сатып ала. Үзенең һәм гаилә әгъзаларының, әти-әнисенең пай җирләрен берләштереп, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә. Беренче елларда пай җирләре утыз гектар булса, соңга таба алар алтмышка җитә һәм Альберт бодай үстерергә керешә. Әмма бөртек җитештерү - крестьян-фермер өчен аз керемле шөгыль. Икмәк уңган елны аның сату бәясе юк дәрәҗәсенә төшә, ә уңмаган елны... Шушыннан чыгып булса кирәк, Альберт образлы итеп:

- Авыл хуҗалыгы, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыгы ул йомычка кебек, батмый да, калыкмый да, - дип әйтеп куя.

Чыннан да, кайбер елларда бөртек үстерү, Альберт әйткәнчә, калыкмый гына түгел, хәтта үзен-үзе акламый да. Бөтен кергән керем ягулык-майлау материаллары, техникага запас частьләр сатып алуга, салым түләүгә китеп бетә.

Бушка диярлек хезмәт кую кызыклы түгел, әлбәттә. Моннан тыш, бөртек җитештерүгә вакыт та күп таләп ителми - нибары 5-6 ай кирәк. Ә елның калган вакытында крестьян-фермер хуҗалыгы әгъзаларына эшсез утырырга туры килә - продукция дә җитештермисең, түләү дә юк. Шуңа күрә керем бирерлек башка тармакларны сынап карау үзеннән-үзе көн тәртибенә куела. Моның өчен авыл хуҗалыгы икътисады белән яхшы таныш булу, җитештергән продукцияңне вакытында, тиешле бәягә реализацияләү урыннарын табу таләп ителә. Янәшә-тирә авыл, шәһәр халкының продукциягә булган сорауларын өйрәнергә дә кирәк. Икътисад мәсьәләсендә Альбертның хатыны, элекке колхоз икътисадчысы Индира ханым кайсы тармакның файдалы булуын фән кушканча санап чыгара. Әтисе Җәмил абый җитәкчелегендә крестьян-фермер хуҗалыгы әгъзалары инкубатордан тавык чебиләре сатып алып, өч айга кадәр үстереп сатуны хуп күрә. Күп йөргән күп күргән, күп эшләгән күп белгән дигәндәй, Җәмил абый күп күреп кенә калмый, кабул ителгән карарның үтәлеше артыннан чаба башлый. Ә чеби үстерү өчен ай-һай күп кирәк: бинасыннан башлап пычкы чүбенә кадәр, азык хәзерләү җиһазлары, җылылык, электр мәсьәләләре турында әйткән дә юк. Ә Альберт урында оештыру, төзү, кору кебек эшләрдән бушый алмый. Чебиләр өчен бина итеп алар элекке колхозның әҗәтләрен каплау өчен бер төзелеш оешмасына сатылган дуңгыз фермасын ала. Төзелеш оешмасына, әлбәттә, бу ферма кирәк булмый, шуңа күрә карау, ремонтлау чараларын да күрми, ферма тарала, түбәләре ишелә башлый.

Беренче елларда чебиләр үстерү хуҗалыкка әллә ни файда китерми, чөнки бөтен төр диярлек чеби азыгын сатып алырга кирәк була. Әмма бу тармак, эшли белгәндә, перспективалы булуын ача - фәкать продукциянең үзкыйммәтен киметергә генә кирәк. Хуҗалык беренче елларда инкубатордан берсен 25 сумнан ике мең чеби сатып ала. Чебиләр өчен махсус катнашазык ясау өчен аның составының уртача 70-80 процентын бодай, калган өлешен тоннасы 48-50 мең сумнан витаминлы биологик өстәмәләр, акбур, ракушка һәм башка минераль азыклар тәшкил итәргә тиеш. Һәм шушы составтагы азык тиешле төгәл дозаларда Альбертның үзе ясаган тегермәне аша уза һәм үзләре үк ясаган махсус җайланмада болгатыла. Катнашазык әзер, ул көнгә уртача бер тонна ашатыла, ә бүген исә өч айлык диярлек чебиләргә 1,5 тонна катнаш азык бирәләр. Өч айлык, кило ярымлы чебиләрне 150 сумнан саталар.

- Бодайның килограммы 3-4 сум чагында мондый хисаплаулар белән әле ниндидер керемнәр турында сөйләшергә була иде. Елдан-ел икмәккә бәя күтәрелә башлагач, бодайның килограммы 10-12 сумга җиткәч, керем турында сөйләшү түгел, уйлау да куркынычка әйләнде, - ди Альберт. - Без хәзер 60 гектар җирдән алынган орлыктан, пайчыларга таратудан калган барлык уңышны чебиләргә ашатабыз. Иген уңган елны чебинең үзкыйммәте түбән - керем бар, уңмаган елны керем, билгеле инде, аз. Безгә бит чебинең үзкыйммәтен кемгәдер аңлатып, аның белән сатулашып торып булмый, синнән сатып алучы чебиең күпмегә төште, дип сорамый. Икмәк очсыз чагында да, кыйммәтләнгәч тә без аның бер башын 150 сумга сатабыз. Менә шуннан йөртергә инде керем-чыгым турында сөйләшүне. Аннан соң чебиләрне көзен саныйлар, дигән гыйбарәне дә онытмаска кирәк. Беркайчан да баш сакланышы 100 процент булмый, ә син җаны чыгарга торган, кыймылдый да алмаган бер чебине 25 сумга сатып аласың. Быел сакланыш 90 процент тәшкил итте, бу, әлбәттә, яхшы күрсәткеч, шулай да, гәрчә үлем 10 процент кына булса да, ул безгә күренмичә-сиздермичә генә 5-6 мең сум акчаны алып китте, - дип Альберт, үзенең кайбер серләре белән уртаклашып.

Чыннан да, таза, чиста, матур, инде тавык булып җитә язган чебиләргә читтән карап торуы гына күңелле, ә аларны үстерүчеләргә күпме хезмәт куярга, күпме чыгымнар тотарга кирәклеген крестьян-фермер хуҗалыгы әгъзалары үзләре генә белә. Ярый әле, алар бер гаилә кешеләре: аталы-уллы Җәмил абый белән Альберт, киленнәре Индира һәм өч уллары. Алар - чеби ка-раучы да, азык әзерләүче дә, аны чебиләргә таратучы, тегермәнче дә, берәр җиһаз ватылса, төзәтүче, хисапчы, икътисадчы да. Бер гаилә кешеләре булсалар да, эштә җаваплылык максаты белән чебиләр сек-цияләргә бүленгән.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Шакиров керемнәр артыннан гына кумый, ул фермер хуҗалыкларының килә-чәге акрынлап үсә баруын күздә тотып, ферма биналарын яңарту, аларда эшләү өчен тиешле шартлар тудыру, яңа тармаклар үзләштерү, авыл кешеләрен эшле итү буенча практик эшләр башлап җибәргән. Фермаларга юллар сузган, эшләүчеләр өчен ял вагоны сатып алган, берничә эшсезне каравылчы итеп алып, эшле иткән. Быел Альберт эш һәм җитештерү күләмнәренең тиешле дәрәҗәдә түгеллеген аңлап һәм мөмкинлекләреннән чыгып, үрдәк бәбкәләре үстерүне, егермеләп баш яшь мөгезле эре терлек сатып алып, итлеккә симертүне планлаштыра.

Авылда теләп, яратып калган кеше аның торышы, төзеклеге, чисталыгы белән кызыксынмый тормый, әлбәттә. Альберт та кыш буена авыл урамнарын кардан чистарта, ә әтисе Җәмил абый, зур чыгымнар тотып, ташландык чишмәне сафка бастыра. Авыл халкы рәхмәт йөзеннән чишмәгә "Җәмил чишмәсе" дип исем биргән. Альберт бераз ташламалы дәүләт кредитларыннан да файдаланырга тырыша - быел 700 мең сум кредит алып, ферма түбәсен яңартырга исәпли. Шулай, эше барның планы бар, перспективасы ачык.

-Күктән төшкәнне көтеп ятып яки кемгәдер моң-зар сөйләп кенә бернәрсә дә килмәгәнне барыбыз да аңларга тиеш, - ди Альберт. - Кайберәүләрнең, бигрәк тә авылны ташлап киткән яшьләрнең безнең эшнең бераз алга китүеннән көнчелекләре дә килә торгандыр. Ә югыйсә аларга да авылда үз эшләрен ачып җибәрергә тулы мөмкинлекләр бар, дөрес, кыенлыклар да җитәрлек. Әмма һәр эштә ачык фикер, башлаган эшеңнең тәртибен белү белән бергә түземлелек кирәк, акыл һәм физик хезмәтеңне кызганмау зарур. Һәр эштә, бигрәк тә авыл хуҗалыгында планлаштырган хыялларың тиз генә, тулысы белән тормышка ашмый. Яшьләр моны аңлап җиткерми, аларга чыгар да бир генә, үзеңнең киләчәгеңне авыл хуҗалыгына багышлыйсың икән, синең холкың да, хезмәт сөючәнлегең дә авылча булырга тиеш, беркайчан да түрә булырга тырышма, хезмәтеңне тракторчыдан, машина йөртүчедән, мал яратудан башла, ә калганы барысы да акрынлап үзе килер. Авыл фәкать шундыйларны ярата.

Иван Глухов, матбугат ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: