Зәй офыклары

“Авыл халкының тормыш дәрәҗәсе хезмәт белән күтәрелсен”

Район һәм шәһәр Советы утырышларын күчмә итеп уздыру гамәлгә керә. 27 апрельдә район Советының беренче шундый утырышы Югары Мәлем авыл җирлегендә үтте. Пленар өлешкә кадәр депутатлар Керәшен Мәлемендә булып, авылда эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү республика программасына кереп, йорт салучы Бариновлар, кече ферма төзелеше алып баручы Рәфкать Кисаев хуҗалыкларында...

Район һәм шәһәр Советы утырышларын күчмә итеп уздыру гамәлгә керә. 27 апрельдә район Советының беренче шундый утырышы Югары Мәлем авыл җирлегендә үтте. Пленар өлешкә кадәр депутатлар Керәшен Мәлемендә булып, авылда эшләүче яшьләрне торак белән тәэмин итү республика программасына кереп, йорт салучы Бариновлар, кече ферма төзелеше алып баручы Рәфкать Кисаев хуҗалыкларында булдылар. Алардагы сөйләшү-аралашу вакытында район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкының тормыш дәрәҗәсен хезмәт белән күтәрү кирәклегенә басым ясады.

Авыл гомер-гомергә эшчән кешеләре, җирне яраткан ир-егетләренә таянып яшәде. Югары Мәлем җирлегенә 2 авыл керә. 147 хуҗалыкта 433 кеше яши. Шәхси хуҗалыклардан кала, җирлектә 2 фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларда барлыгы 253 баш мөгезле эре терлек асрала (шуның 118е - сыер). Шул исәптән 1 хуҗалыкта - 6, 2 хуҗалыкта - 4, 17 хуҗалыкта - 3, 25 хуҗалыкта 2шәр сыер исәпләнә. Җирлектә савым сыерлар саны артуга бара, бу - сөенечле хәл, билгеле.

Авыл җирлегендә халык элек-электән терлек асрау белән ныклап шөгыльләнгән. Малларны йөртү өчен көтүлекләрнең иркенлеге, азык әзерләү өчен печәнлекләрнең күп булуы да этәргеч булып торадыр. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыклар чалгы тотып түгел, ә техника белән терлек азыгы әзерли. Җирлектә шәхси хуҗалыкларда 35 тәгәрмәчле трактор, 11 тагылмалы чапкыч, 6 печән җыйгыч бар. Шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итүне яхшырту максатыннан 2011 елда җирлеккә 1әр пресс-подборщик, печән җыйгыч, прицеп-арба кайтарылган иде. Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләгәндә аларның ярдәме нык тия.

Терлекне асрау гына түгел, ә аннан алган продукцияне урнаштыру да кирәк. Бу яктан да Мәлем җирлегендә мөмкинлек тудырылган. Алты ел инде эшмәкәр Әсхәт Ганиев шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнә. 2015 елда шәхси хуҗалыклардан 51,1 тоннадан артык сөт җыелган. Сөт бәяләре дә тотрыклы булса, авылда терлек асраучылар өчен тагын да зур этәргеч булыр иде.

Республика бюджетыннан һәр савым сыерга 3000 сум субсидия бирелү инде яңалык түгел. Авылда терлек асраучылар өчен бик күп төрле программалар эшләп килә. Соңгы елларда бераз кимегән атларның баш саны артыр дип ышанасы килә, чөнки һәр баш ат өчен дәүләт тарафыннан 3000 сум субсидия бирелү каралган. Ит өчен асрала торган кош-кортны авыл кешесе хуҗалык китабына яздырып тормый иде, тавык һәм башка кошлар тотучыларга биреләчәк субсидия дә кош-кортның санын барларга булышыр.

Район башлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 3 һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга бушлай тапшырыла торган саву аппаратлары сыерлар башын артыру өчен стимул булды. Мәлем җирлегендә 16 шәхси хуҗалык аппаратлы булган, тагын 4 хуҗалык аппарат алуга чиратка баскан.

Авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Аны хәл итү буенча төрле программалар гамәлдә булуга карамастан, башка районнар белән чагыштырганда, бездә, нигәдер, алардан кыю файдаланылмый. Хуҗалык итүнең кече формалары үсеше күрсәткечләре буенча район республикада егерме алтынчы урында. Шуңа да Совет утырышына әлеге мәсьәләнең чыгарылуы очраклы түгел. Югары Мәлем мәдәният йортында узган утырышның пленар өлешендә ул төп мәсьәлә буларак каралды.

- Күптән түгел генә районда булып киткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та шәхси хуҗалыклар үсеше тиешле дәрәҗәдә булмавына тәнкыйть белдерде. 2015 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгының тулаем продукциясендә хуҗалык итүнең кече формалары өлеше - 7, фермер хуҗалыклары өлеше 12 процент, - диде чыгышында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов. - Кече фермалар үсешенә игътибар юк түгел, бүгенге көндә районда 37 кече ферма, 10446 шәхси хуҗалык исәпләнә. 1 апрельдә шәхси хуҗалыкларда 4337 баш мөгезле эре терлек (шуның 1713е - савым сыер), 5515 баш сарык, 2577 баш дуңгыз, 50 меңгә якын кош-корт, 6430 күч (бал корты) бар. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләр артты.

Авыл халкының эшлеклелек активлыгы төшенчәсе терлек, кош-корт санының күпме булуы гына түгел, ул - авыллар үсеше, аларның сакланышы. Безгә авыл халкы белән тыгыз элемтәдә эшләү, эш оештырып, эш алып барырдай актив кешеләрне табу, алар ярдәме, үрнәге белән авыл тормышын үстерү кирәк, диелде утырышта.

Депутатлар көн тәртибенә кертелгән тагын сигез мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: