Зәй офыклары

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арасында конкурс

Район башкарма комитеты авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арасында 2015 елда товарлыклы-сөтчелек фермаларының кышкы чорга әзерлеге буенча конкурс үткәрү турында положениене раслау буенча карар кабул итте. Конкурс товарлыклы-сөтчелек фермаларының кышкы чорда малларны асрауга әзерлеге һәм малларны кышкы абзарларда асрау чорына күчүне, бу чорда тотрыклы рәвештә терлекчелек продукциясе җитештерүне тәэмин итү максатында...

Район башкарма комитеты авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арасында 2015 елда товарлыклы-сөтчелек фермаларының кышкы чорга әзерлеге буенча конкурс үткәрү турында положениене раслау буенча карар кабул итте. Конкурс товарлыклы-сөтчелек фермаларының кышкы чорда малларны асрауга әзерлеге һәм малларны кышкы абзарларда асрау чорына күчүне, бу чорда тотрыклы рәвештә терлекчелек продукциясе җитештерүне тәэмин итү максатында уздырыла. Грант күләме 3 миллион сум тәшкил итә. Финанслау район бюджетыннан башкарыла. I урынга -1100000 сум, II урынга - 1000000, III урынны алучыга 900000 сум акчалата бүләк каралган. Грант акчасын биналарга, механизмларга, җиһазларга ремонт үткәрү, кирәкле запас частьләр алу, ясалма орлыкландыру пунктларын җиһазлау өчен тотарга мөмкин. Конкурска нәтиҗә агымдагы елның 15-19 октябрендә ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: