Зәй офыклары

Авыл киләчәге – яшьләрдә

Узган җомгада "Космос" яшьләр үзәгенә яшь механизаторлар слетка җыелды. 35 яшькәчә 50гә якын механизатор бүгенге көндә район территориясендәге агрофирмаларда иген игә, шикәр чөгендере үстерә, терлек асрауда үзләреннән зур өлеш кертә. Яшьләр идарәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә икенче ел инде яшь механизаторлар слетын оештыра. Агымдагы елда ул чәй...

Узган җомгада "Космос" яшьләр үзәгенә яшь механизаторлар слетка җыелды. 35 яшькәчә 50гә якын механизатор бүгенге көндә район территориясендәге агрофирмаларда иген игә, шикәр чөгендере үстерә, терлек асрауда үзләреннән зур өлеш кертә. Яшьләр идарәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә икенче ел инде яшь механизаторлар слетын оештыра. Агымдагы елда ул чәй өстәле артында җылы очрашу буларак уздырылды. Чараның максаты - авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы яшьләр сафын тагын да тулыландыру, проблемалар, борчу-мәшәкатьләрен чишү юлларын эзләү. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов чыгыш ясап, авыл хуҗалыгында яшьләрнең кирәк булуы, теләге булганнарга бюджет хисабына аграр уку йортларында уку мөмкинлеге, авыл җирендә яшәүчеләргә йорт төзүдә дәүләт программасы ярдәмгә килүе, грантлар турында бәян үтте.

Әлеге тармакта эшләүче яшьләргә мөмкинлекләр җитәрлек, иренмә, эшлә генә. "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе механизаторы Николай Григорьев читтән торып Казан авыл хуҗалыгы академиясендә агроинженер факультетында белем ала. "Зәй" агрофирмасыннан Рәсим Мөфтиев, "Зәй шикәре" агрофирмасының "Төги" бүлекчәсе механизаторы Павел Мельников "Авылда яшәүче яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" ипотека программасы буенча йорт салды. Республика программаларыннан кыю файдаланучы яшьләребез дә юк түгел. Кыскасы, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска гына кирәк.

Слетта "Хезмәт кешесен данлыйбыз" район бәйгесенең яшь механизаторларга кагылган өлешенә йомгак ясалды. Бөртеклеләр җыю буенча "Иң яхшы комбайнчы" номинациясендә "Зәй" агрофирмасыннан Нияз Әкмәлов - III, "Зәй шикәре"ннән Михаил Никандров - II, "Восток" агрофирмасыннан Николай Григорьев I урында. Егетләр узган ел да әлеге тәртиптә җиңүче иде. "Шикәр чөгендере җыю буенча иң яхшы комбайнчы" номинациясендә "Зәй шикәре" агрофирмасыннан Павел Мельников - III, "Восток" агрофирмасыннан Евгений Мартынов - II урында, "Зәй" агрофирмасыннан Илнар Вәлиев җиңүче булды. Иске Зәй бистәсендә туып-үсеп, хәзер Мирныйда яшәүче Илнар авыл егетләреннән калышмый. 1нче мәктәпне тәмамлагач, политехник колледжда авыл хуҗалыгы җитештерү мастеры белгечлеге алып, техника иярли. Алты елдан артык инде шикәр чөгендере алуда хезмәт куя.

-Үземне бөртеклеләр җыю комбайнында да сынаганым бар, шикәр чөгендере җыю техникасында эшләү күбрәк ошый, - ди ул.

Ә "Иң яхшы механизатор" номинациясендә "Восток" агрофирмасыннан Сергей Гришанин - III, "Зәй"дән Рәсим Мөфтиев - II, "Зәй шикәре"ннән Евгений Агеев I урында. Дмитрий тумышы белән Якты Күлдән. Техника иярләү серенә шулай ук политехник колледжда төшенгән. Армия хезмәтеннән соң җиде ел инде "МТЗ-1221" тракторын иярли. Шәһәр якын булса да, авыл тормышын ярата Дмитрий.

Слетта шулай ук язгы кыр эшләре, урып-җыюда катнашкан политехник колледж студентлары Евгений Артемьев, Денис Баландин, Игорь Майоров, Алексей Кондратьевлар, "Зәй шикәре" агрофирмасыннан Александр Шишкин, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтеннән Руслан Краснов мактап телгә алынып бүләкләнде. Поповка авылыннан булган Руслан Красновның урып-җыюда беренче елын гына комбайн ияр-ләве. 2012 елда ул комбайнчы Василий Черновның яр-дәмчесе булган. Быел үзе "ДОН-1500" комбайнын иярләгән. Руслан механизаторлар династиясеннән: әтисе Андрей Краснов - зәйлеләргә мәгълүм комбайнчы. Улын эшкә әтисе өйрәтә.

-Шәһәрдә яши алмыйм, авылым кечкенә булса да, аны ташлап китәсе килми, эш булгач, кешегә кайда да яшәргә була, - ди Руслан.

Мондый слет оештыруга бихуш калды егетләр, киләсе елга тагын да тырышып эшләргә булыр, ди алар. Егетләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: