Зәй офыклары

БАСУ-КЫРЛАРДА ЭШ ТУКТАЛМЫЙ

Районда терлек азыгы әзерләү югары темплар белән алып барыла, күпьеллыкларны беренче кат чабу тәмамланды. Басу-кырларда күпьеллыклар 8200 гектар мәйдан били. Районда барлыгы 2900 тонна печән әзерләнде, 30 меңнән артык тонна сенаж салынды. Район буенча бер баш терлеккә 9,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Сенаж салу белән дүрт бригада мәшгуль. Чөгендер...

Районда терлек азыгы әзерләү югары темплар белән алып барыла, күпьеллыкларны беренче кат чабу тәмамланды.

Басу-кырларда күпьеллыклар 8200 гектар мәйдан били. Районда барлыгы 2900 тонна печән әзерләнде, 30 меңнән артык тонна сенаж салынды. Район буенча бер баш терлеккә 9,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Сенаж салу белән дүрт бригада мәшгуль. Чөгендер басуларының торышы яхшы, аларны дүртенче-бишенче кат эшкәртү бара. Корткычлар, авырулар, чүп үләннәренә каршы 70 мең гектардан артык мәйдан эшкәртелде.

Пар җирләрен ашлау өчен язын горчица, донник чәчелгән иде. Бүген алар, каплатып, сөрелә. Пар җирләре барлык агорофирмалар бүлекчәләре, "Нива" ширкәте, крестьян-фермер хуҗалыкларында бар. Барлык мәйдан 10 мең гектар тәшкил итә.

"Зәй" агрофирмасы басуларына гектарына 15 тонна исәбеннән кош тизәге чыгарыла. Аннан, әлеге басулар сөрелеп, көзен аларга бодай чәчеләчәк.

Сер түгел, районның күп кенә басулары ташлы. «Зәй шикәре» агрофирмасында таш җыю агрегаты бар. «Нива» ширкәтендә әлеге агрегат 150 гектар мәйдан җирне таштан арындырды. Бүгенге көндә әлеге басуга күпьеллык үләннәр чәчелде. Федоровка авылы басуыннан да агрегат шактый таш җыярга өлгерде.

Авылда эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора. Хуҗалыкларда урып-җыю өчен комбайннарны комплектлаштыру бара. 29 июньнән 2 июльгә кадәр Лаеш районында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь кырларында «Идел буенда халыкара кыр көннәре» узачак. Аннан соң районда комбайннар парады узар дип көтелә.

-Бөртеклеләр, аеруча уҗым культуралары яхшы, тигез булып үсте, арпа да уңышы белән куандырырга охшаган. Булганны җыеп алырга һава торышы гына уңай килсен, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов.

22 майда күпьеллыкларны беренче кат чабу башланган иде. Люцерна икенче кат чабырлык булып, 32-33 сантиметр күтәрелеп килә. Аларны икенче кат тукландыру эшләре алып барыла. Икенче кат чабуга 25 июньдә керешелер дип көтелә. Маллар туя ашар өчен хуҗалыкларда терлек азыгы җитәрлек булачак быел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: